tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдрәсә шәкертләре диплом алды
Мәдрәсә  шәкертләре диплом алды

Мәдрәсә шәкертләре диплом алды

1000 ел исемендәге Югары мөселман мәдрәсәсенең 14 шәкерт мәдрәсәне бетерү турында диплом алды

Җомга намазына кадәр читтән торып уку бүлеге шәкертләре  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы һәм Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Тукаев Марс Рифкать улы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Карибуллин Айдар Әхбәр улы  белән очраштылар.

Шәкертләр һәм конгресс вәкилләре әле генә булып узган   имамнар форумында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шәкертләрнең барысы да үз мәхәлләләрендә дини дәгъвәт һәм имамчылык итү белән бергә мәлли-мәдәни агарту эше белән дә актив шөгелләнәләр. Алар халкыбыз мәнәфәгатләрен ачык тоемлап   гамәл кылалар. Очрашу бик эшлекле булып төбәкләрдә хезмәттәшлек итү турында килешүләр белән тәмамланды.

Җомга көнне шулай ук читтән торып уку бүлегенең дүртенче курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы булды. Барлыгы 14 шәкерт мәдрәсәне бетерү турында документ алды. Аларның сигезе инде үз мәхәлләләрендә имам=хатыйблар булып эшлиләр, алтысы имам ярдәмчеләре, мөәзиннәр булып эшли. Алар инде тулы хәзерлекле белгечләр булдылар.

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт диплом тапшыру тантанасында шәкертләрне алган белемнәре белән халкыбызга хезмәт итүдә зур уңышлар теләде. Ул аларның гыйлем дәрәҗәсе югарылыгын, диплом эшләренең җитди хәзерлекле булуы турында басым ясап китте. Шәкертләр мәдрәсәдә гыйлем бирүче мөгаллимнәргә, мәдрәсә җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*