tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәгариф. Татар теле” электрон журналының  яңа саны дөнья күрде
“Мәгариф. Татар теле” электрон журналының  яңа саны дөнья күрде

“Мәгариф. Татар теле” электрон журналының  яңа саны дөнья күрде

Татар теле укытучыларына “Мәгариф. Татар теле” электрон журналының  яңа саны дөнья күрде дип җиткерергә ашыгабыз. Татар теле укытучыларына адресланган  бердәнбер фәнни-методик басма буларак, ул гадәттәгечә педагогик белемнәрне күтәрүне   максат итеп куя. Бу санда да татар теле укытучылары методик кулланмалар белән беррәттән укыту, тәрбия проблемаларына кагылышлы язмалар белән дә таныша ала.

Филология фәннәре кандидаты  Илһам ФӘТТАХОВның Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан язылган “Язучы, публицист, тәрҗемәче” дип аталган фәнни мәкаләсе әдипне төрле яклап ачуы белән кызыклы.

Казан федераль университетының атказанган профессоры, академик Рүзәл ЮСУПОВ бу юлы яшь буынга тәрбия бирү темасына туктала. «Тәрбиянең күп төрләре арасында иң әһәмиятлесе, хәлиткече – әхлак тәрбиясе. Әхлаклылык – һәр халыкның иң беренче, иң мөһим, биологик кешене иҗтимагый кеше иткән сыйфаты», — ди автор. Бу хакта  “Яшь буынга лаеклы тәрбия” язмасында укыгыз.

Сарман районының  татарча белем бирүче Зур Нөркәй авылы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең көндәлек мәшәкатьләре, балаларга  милли тәрбия бирү юнәлешендәге  проектлары турында Расиха ФАИЗОВАның «Милләтнең яшәү көче аның тамырларында” дигән язмасында танышырга була.

ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Лилия ГЫЙЛӘҖЕВА һәм әлеге институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Гөлнара ҺАДИЕВА “Татар теле дәресләрендә сайлап алу ситуациясенең актуальлеге” нә тукталалар.

“Мәгариф. Татар теле” бер үк вакытта  тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып кала бирә.  Эзләнүчән укытучы өчен коллегаларының эш тәҗрибәсе,   дәрес эшкәртмәләре һәрвакыт кызыксыну уята.  Электрон журналның бу санында да республиканың төрле мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларының дәрес эшкәртмәләренә   шактый урын бирелгән.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*