tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәгърифәт йолдызлыгы” конференциясендә үрнәк татар хатын-кызларын ачыкладылар
“Мәгърифәт йолдызлыгы” конференциясендә үрнәк татар хатын-кызларын ачыкладылар

“Мәгърифәт йолдызлыгы” конференциясендә үрнәк татар хатын-кызларын ачыкладылар

“Мәгърифәт йолдызлыгы” конференциясендә үрнәк татар хатын-кызларын ачыкладылар. Фәнни-гамәли конференция Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернатында үткәрелде.

Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы, шагыйрь Разил Вәлиев татар телен саклап калуда хатын-кызның роле турында сөйләде. “Сәяси һәм иътисади вазгыятьтә, билгеле, хатын-кызга игътибар тагын да ныграк артырга тиеш”, – диде ул.

“Илебез, дөньябыз бүген хатын-кыз жилкәсендә тора. Әгәр дә ир-ат безнең матди байлыгыбызны ныгытса, хатын-кыз безнең рухи байлыгыбызны тәрбияли. Хатын-кыз безнең дөньябызны баета. Без хатын-кыздан башка милләтебезнең киләчәген дә, бүгенгесен дә күз алдына китерә алмыйбыз”, – диде Рәзил Вәлиев.

“Мәгърифәт йолдызлыгы” проекты җитәкчесе Гүзәл Гыймадиева нинди эшләр алып барылуын сөйләде.

“XX гасыр башында кызлар өчен мәктәпләр ачып, белем һәм тәрбия биргән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре Ләбибә Хөсәини, Фатиха Аитова һәм башкаларның хезмәтләре һәм аларның тормыш юлларын өйрәнү юнәлешендә проектыбыз эшләп килә. Кызларыбыз белән аларның мирасларын барлыйбыз, архивларда, музейларда чыганаклар эзлибез”, -диде ул.

Татар-хатын кызларының дәрәҗәсен үстерү, һәм күпкырлы ролен билгеләү максатында үткәрелгән “Асылташ” конкурсы нәтиҗәләрен дә әйттеләр. Конкурста җиңгән кызларга дипломнар, бүләкләр, акчалата премияләр тапшырдылар.

“Татар кызлары конкурслары бик күп, ләкин бу конкурс кызларны нәкъ гореф-гадәтләр, милиллек, белем ягыннан сынап карау белән аерылып тора. Киләсе елда да уздырырга дип планлаштырабыз. Мин бик канәгать”, -диде Гүзәл Гыймадиева.

Айгөл Шәйхлисламова, tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*