tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мехчылар фабрикасы буенча ачык экскурсия!
Мехчылар фабрикасы буенча ачык экскурсия!

Мехчылар фабрикасы буенча ачык экскурсия!

26 ноябрь, 11:30 / Башлана: “Колобок” кафесы, М. Гафури ур., 50, корп.4

Катнашу – бушлай

Без бергә “Меховушка” территориясе буйлап йөрербез, Яңа-Татар бистәсендә күпме мех фабрикалары булганын, ничек җитештерү эшчәнлеге барганын, аның тарихын, кемнәр эшләгәнен белербез. Ташландык дамбага барырбыз, Иделне күрербез.

Мех фабрикасының экспозициясе белән танышырбыз һәм анда 60 ел яшәгән кеше белән аралашырбыз.

Экскурсияне 1975-1988 елларда Х.Ямашев исемендәге Мехчылар оешамасының генераль директоры Рәхимов Нәүфәл Салихович алып барачак.

Экскурсия татар һәм рус телендә алып барылачак.

Экскурсия “Бистә 2.0” татар бистәләрне өйрәнү проекты кысаларында уза.

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Гамәли урбанистика үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*