tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәхәллә бәйрәменә рәхим итегез!
Мәхәллә бәйрәменә рәхим итегез!

Мәхәллә бәйрәменә рәхим итегез!

6 август көнне Апанай мәчете каршында Мәхәллә бәйрәме узачак. Әлеге чарада балалар өчен төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр, ярышлар үткәреләчәк. Танылган артистлар мөнәҗәтләр яңгыратыр, каләм ияләре шигыйрьләр сөйләр. Шулай ук бәйрәмдә Хәләл ярминкә оештырыла. Хәләл ризык җитештерүчеләр үз товарларын тәкъдим итәчәк. Татып карау мөмкинлеге тудырыла. Халык һөнәрчелеге осталары  мастер-класслар күрсәтәчәк.

Мәхәллә бәйрәмен оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге, Апанай мәчете, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, “Иске шәһәр” префектурасы һәм Хәләл индустриясенең Милли ассоциациясе (НАСИХ)

Башлана 13:00.

Вакыйга буласы урын:Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 27  йорт (Апанай мәчете).

Һәркайсыгызны бәйрәмгә көтеп калабыз, дип яза оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*