tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәхәлләдән татар иленә
Мәхәлләдән татар иленә

Мәхәлләдән татар иленә

Чуашстанда 4-5 октябрьдә III Төбәкара авыл хуҗалыгы экономик «Шыгырдан диалогы» форумы һәм «Мәхәллә тарихыннан — ил тарихына» дип аталган X төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу турыда Чуашстанның Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Чараларда белгечләр, тарихчылар, дин әһелләре катнаша. Бу көннәрдә Чуашстан Татар дөньясы үзәге булып ала. «Шыгырдан диалогы» форумының практик әһәмиятенә килгәндә, беренчедән, “Шыгырдан диалогы” җыены татар дөньясына бик уникаль чара, чөнки башка бер генә татар авылы да мондый форум оештыруга алынмый. Икенчедән, форум авыллардагы татар бизнесменнарына җыелып сөйләшү, киңәшү урыны.

Казан, Чабаксар һәм Мәскәүдән килгән академиклар, галимнәркатнашачак. Бүгенге көндә әлеге тема бик актуаль булып тора. Чөнки, татар галимнәре раславынча, татар иҗтимагый тормышы революциягә кадәр дә, аннан соң да нигездә Ислам дине белән бәйләнгән булган. Бу бәйләнеш нәтиҗәсендә, революциягә кадәр, татарлар тиңе булмаган милли мохит, яшәеш системасы торгызганнар.

Бүгенге көндәге милли-дини яңарыш ревоюциягә кадәргә бу чор дәрәҗәсенә ирешмәгән, шуңа күрә, Идел буендагы исламның тарихы һәм традицияләрен фәнни кысаларга салып өйрәнү вә бүгенге чынбарлык белән чагыштыру актуаль булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*