tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен махсус дәресләр башлана
Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен махсус дәресләр башлана

Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен махсус дәресләр башлана

Бүгеннән Татарстан хаҗилары өчен олуг хаҗ гыйбадәтенә әзерлек уңаеннан вәгазьләр һәм махсус дәресләр башланып китәчәк. Беренче дәресне Балтач Үзәк мәчете имамы, мәдрәсә мөгаллиме, төркем җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев алып барачак. Һәр көнне икенде намазыннан соң узачак әлеге очрашуларда булачак хаҗиларның сорауларына  җавап бирү дә планлаштырыла.

Моннан тыш, көндезге буш вакытларда төркем җитәкчеләре Мәккәи-Мөкәррәмә шәһәренең тарихи һәм истәлекле урыннарына экскурсияләр оештыра. Елдагыча, хаҗилар төркемнәрен табиблар озата йөри. Барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм дарулар булган медпунктлар Татарстан хаҗилары урнашкан өч кунакханәдә дә тәүлек әйләнәсе эшли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*