tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәктәп һәм дин”
“Мәктәп һәм дин”

“Мәктәп һәм дин”

Бүген Казан шәһәрендә татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” форумы башланып китте. Программа кысаларында эшләгән дүрт секциянең берсе Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узды (Татарстан урамы, 2нче йорт). Әлеге секция “Мәктәп һәм дин” дип исемләнгән иде.

Хәзерге вәзгыять өчен актуаль һәм мөһим булган әлеге секция эшчәнлегенең модераторлары булып Оренбург өлкәсе мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Шәрипов Әлфит хәзрәт, Кемерово өлкәсе мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Бикчәнтәев Тахир хәзрәт һәм Россия Ислам институтының (РИИ) уку-укыту эшчәнлеге буенча проректор Гыйльманов Марат хәзрәт билгеләнгәннәр иде.

Секциянең эшчәнлегендә чыгыш ясарга 12 кеше теләк белдерде. ТР Ютазы районының имам-мохтасибы Марат Марданшин делегатларга Россия регионнарындагы мәдрәсәләрнең хәл-торышы буенча эшләнгән мониторингны тәкъдим итте. Әлеге теманың дәвамы булып Марат хәзрәт Гыйльманов Россия Ислам институтының уку-укыту эшчәнлеге турында сөйләде. Россия мөселман хатын-кызлары Союзының Башкортстан Республикасындагы филиал җитәкчесе Розалия Халикова “Балаларга дини һәм әхлакый тәрбия бирү” дигән тема белән чыгыш ясады. Чувашия Республикасының Мөфти урынбасары, Тукай авылы мәчетенең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетдинов дин әһелләрен үз авылларында эшләп килүче мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырды.

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү бүлеге институты аспиранты Александр Долгов дин әһелләре белән куанычлы вакыйганы бүлеште. Россиянең беренче мөфтие, Оренбург мөселман дини җыелышы рәисе Мөхәмәдҗан Хөсәенов (1756-1824) 1802 елда басмага әзерләгән китапның презентациясен тәкъдим итте. Дин галиме Мөхәммәд Устуваниның «Устувани китабы» яки «Мөһим дини мәсьәләләр җыентыгы” китабын Әлбир Крганов җитәкләгән Мәскәү мөфтияте “Зур Казан” типографиясендә нәшер иткән. 1802 елда Казанда басылган китапны Мәскәү мөфтиятенә танылган журналист Рафис Җәмдихан тапшыра. Мәскәү мөфтиятенең дини, фәнни һәм тарихи китаплар сериясен бастыруны максат итеп куйган “Россия мөселманнары мирасы” проекты кысаларында әлеге мирас кабаттан халкыбыз хозурына кайтты.

Делегатларның “әлеге китапны кайдан алып булачак?” дигән соравына “Мәскәү мөфтияте әлеге китапны Татарстандагы һәм Россия регионнарындагы мәчет-мәдрәсәләргә таратачак” – дип җавап бирде Александр Долгов.

15:00 сәгатьттә башланган “Мәктәп һәм дин” секциясе 18:00 сәгатьттә тәмам булды.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*