tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәпләрдә – «Хәтер дивары»
Мәктәпләрдә – «Хәтер дивары»

Мәктәпләрдә – «Хәтер дивары»

Ижауның 100дән артык мәктәбендә «Хәтер дивары» барлыкка килде. Мәктәпләрдә Ватанны саклаучылар көне һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан «Һәрвакыт сафта, мәңге хәтердә» патриотик акциясе узды. «Хәтер дивары» — геройлар турында мәгълүматны, патриотик тәрбия булдыруны күздә тоткан проект. Аның нигезе булып, батырлык тарихы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның истәлекләре тора.

20 февральдә Ижауның 84нче мәктәбендә дә «Хәтер дивары» ачылды. Бу тантаналы вакыйга Удмуртия, Россия геройларына, Бөек Ватан сугышының сынаулары аша үткән укучылар һәм укытучыларның туганнарына һәм якыннарына, хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәткән Ватанны сак­лаучылар истәлегенә багышланган. Мәктәп директоры Фердинанд Гобәйдуллин: “Без укучыларыбызның илебез каһарманнарын, аларның батырлыгын белүләрен һәм Ватанны саклаучыларның тиңдәшсез батырлыгы белән горурлануларын телибез. Чара бик дулкынландыргыч, бәйрәмчә килеп чыкты, иң мөһиме — һәрберебез өчен мөһим булды. «Хәтер дивары»н ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады: милиция подполковнигы, УР хокук саклау органнарының атказанган хезмәткәре Таңчулпан Батыршина; Индустриаль районның хакимият башлыгы урынбасары Сергей Лобанов, Индустриаль районның Ветераннар советы вәкилләре һ.б. булды.

«Россия Геройлары» стенды — Советлар Союзы Геройлары Константин Рокоссовскийга, Василий Чуйков, Михаил Тюльпинга; икенче стенд – Удмуртия геройлары Аркадий Черезов, Евгений Кунгурцев һәм Вадим Сивков, Илфат Закировка багышланган. Өлкән сыйныф укучылары сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. «Ике солдат» җырын башлангыч сыйныфтагы яшь вокалчылар бүләк итте.

Таңчулпан ханым: “Бу көнне укучылар сугыш турында бик күп яңалыклар, мәгълүмат, фактлар белделәр һәм ветераннар белән таныштылар. Балалар аларның медальләрен, орденнарын, күкрәк билгеләрен зур кызыксыну белән карадылар. Мондый чараларны балалар өчен бик кирәкле һәм файдалы дип исәплим. «Хәтер дивары»н ачу Россия һәм Удмуртия гимннарын тыңлау белән башланып китте. Илфат Закиров – хезмәт юлын безнең милициядә башлап җибәргән егет. 7-8 сыйныф кызлары сугыш турында баллада сөйләгән чакта, яшьләремне тыя алмадым. Укучылар төрле яшьтә булсалар да, шылт иткән тавыш та чыкмады, бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Мәктәпкә бик күп китап­лар бүләк иттем. Оныгымның сыйныф сәгатендә узган Батырлык дәресендә катнашырга туры килде. Анда да мин 3нче сыйныф укучыларына «Хәтер дивары» турында сөйләдем. Мин үзем белем алган Кияс районы Ермолаево мәктәбендә, 11нче мәктәптә “Хәтер дивары”н ачуда катнаштым”, — диде.

Минем 1нче сыйныфта укучы кызларым да мәктәбебездә узган чарада катнашып, геройлар турында аңлап кайтканнар. “Әни, син Илфат Закировның татар булуын белә идеңме?” – дип горурланып сөйләделәр.

Вакыт яраларны дәвалый, диләр. Тик үткәннән башка бүгенгесе дә юк һәм киләчәк тә була алмый. Әлегә без хәтерлибез — без яшибез. Хәрби вакыйгалар, җиңүләр һәм җиңелүләр турындагы хәтер һәйкәлләрдә генә түгел, ә безнең йөрәкләрдә дә кала. Мәктәпләрдә патриотик эш алып барылганда, киләчәк буын да моны аңлап, белеп үсәр, дип ышанам.

Гөлнара Вәлиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*