tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәмдәлдә очрашу узды
Мәмдәлдә очрашу узды

Мәмдәлдә очрашу узды

2012 елның 16 февралендә Биектау районының Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми  белем  бирү мәктәбендә бик тә кызыклы, файдалы очрашу узды. Ул 30 ел шушы мәктәптә балаларга рус теле һәм әдәбиятын укытучы Фирая Абдуллинаның “Гомерем мизгелләре” дигән беренче шигырь җыентыгын тәкъдим итүгә багышланган иде. Килгән кунакларның  исемнәрен атап чыгу да бу очрашуның гадәти генә булмавы турында сөйләүче бер дәлилдер. Казаннан филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Ф. Г. Галимуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Биектау районы мәгариф бүлеге җитәкчесе С. Ф. Юнысова, Биектау районы Мәмдәл авылы җирле үзидарәсе башлыгы Ф. Г. Сафиуллин, Мәмдәл авылы Мәдәният йорты директоры Г. Ш. Шакирова, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы К. Б. Гарипова, Яшел Үзән районы Карагуҗа урта мәктәбе директоры З. Ю. Фәйзиева, шул  ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә. Ә. Минһаҗева.  Чит районнан, Биектауның үзеннән, Казаннан мәртәбәле кунаклар катнашу әлеге кичәнең әһәмиятен бермә-бер арттырды.  Укытучылары  Ф. Абдуллинаның шигырьләрен нәфис итеп укудан тыш, укучы балалар үз ана телеңне саклау, гореф-гадәтләрне онытмауның киләчәк язмыш өчен никадәр мөһим булуын да җаннары белән төшенделәр дип ышанасы килә. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел, Габдулла Тукайның тууына 130 тулуы,  19 февраль фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең вафаты көне икәне дә ассызыкланды. Фоат Галимуллинның Ф. Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзек укуы да күңелләргә хуш килде.

Бу күркәм чарага нәтиҗә ясап,  Мәмдәл гомуми белем бирү мәктәбе директоры, филология фәннәре кандидаты, доцент Фәридә Габдулла кызы Газизованың үз эшенә чын җаваплылык белән каравы, милләтебезнең бүгене, киләчәгенә битараф булмавы, якын-тирә район мәктәпләре белән иҗади элемтәдә эшләве нәитҗәсе дип бәяләргә  генә кала.

                                                                                                      Шәмсия Җиһангирова

                                      

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*