tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевск районында “Татар моңы” конкурсын үткәрделәр
Менделеевск районында “Татар моңы” конкурсын үткәрделәр

Менделеевск районында “Татар моңы” конкурсын үткәрделәр

Халыкара туган тел көнендә шәһәр һәм район гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Татар моңы» район конкурсы узды. Конкурста 1нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр төрле яшь башкаручылар катнашты, ялгыз җырлаучылар һәм вокаль ансамбльләр чыгыш ясады.

Укучылар һәм аларның укытучылары репертуар сайлауга җаваплы караган. «Туган ягым – Татарстан», «Безнең ил», «Кояш гомере», «Дусларыма», «Әнкәмнең догалары» кебек композицияләр яңгырады.

Иң актив булып 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче мәктәпләр, 1нче гимназия, Турай, Абалач, Камай авыллары мәктәпләре укучылары катнашты.

Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде. Гран-прига Дамир һәм Данис Низаметдиновлар дуэты лаек булды. Алар гитарада «Яратыгыз» җырын башкарды.

Конкурсны татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Ибәтуллина Фәниса әзерләде. Чара Менделеевск РОО эгидасы астында узды.

Лилия Галиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*