enrutat
Баш бит / Менә бу – минем өлеш
Менә бу – минем өлеш

Менә бу – минем өлеш

Үткән атна азагында Бөтендөнья Татар конгрессы бер-бер артлы берничә мөһим чара уздырды. Беренче көнне җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт, дин әһелләре, милли оешма җитәкчеләре башкалабызда, “түгәрәк өстәл” янына җыелып, татар халкын сак­лау һәм үстерү стратегиясен ничегрәк язарга икән дип фикер алышса, икенче көнне конгрессның еллык хисап җыелышы үткәрел­де, ә өченче көнне Чаллыда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыены үткәрелде.

Әлеге чараларның өче­сен дә берләштергәне – татар халкын үстерү страте­гия­сен булдыру бурычы. Әнә журналист һәм җәмә­гать эшлеклесе Римзил Вә­лиев милләтебезне киләчәк­кә исән-имин алып бару өчен утыз маддәдән торган “ки­рәк”ләрне туплаган. “Тү­гә­рәк өстәл”не ачып, җәмә­гатьчелеккә ул шуларны игълан итте. Болар – һәр татар төбәгендә милли мәдә­ният үзәге ачу, мәктәпләрдә татарча укыту, бишектән башлап, тарихи һәм милли аң тәрбияләү  кебек мөһим мәсьәләләр. Шунысы кызык: Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөс­тәм Вәлиуллинның исемлеге биш кенә маддәдән тора. Аның фикеренчә, иң әүвәл балаларыбызда милли тарихыбыз белән кызыксыну уятырга, икенчедән, әһә­мият­сез дип саналган күп кенә вакыйгаларның да мил­ләт яшәешенә зур тәэ­сир итүен күрә белергә кирәк. Өчен­чедән, интернеттагы социаль челтәр­ләрдә татарча актив булуыбыз таләп ителә. Ягъни социаль челтәрләрдә татарча язуыбыз, фикер алышуыбыз, аңлатма би­рүебез сорала. Дүртенче­дән, хештек­ларның аз кулланылганнарын популярлаштырасы бар. Әйтик, “Татарстан” хеш­тегы бик яхшы танылган. Ә менә “Татар”, “Татарлар” дигән хештеклар популяр түгел әле. Анда кереп, бер-береңне табу ансат югыйсә. Бишенчедән, кая гына барсак та, татар мил­ли-иҗтимагый оешма­ла­ры­быз­ның адресы, телефоны җир­ле белешмә хез­мәте аша җиңел генә табып алыр­лык булсын.

Стратегия турында сөй­ләгәндә, тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов дәүләтне – ат, мәктәпне арба белән чагыштырды. “Яңа буын татарча укыр да тормышны үз­гәртер дип көтү – беркатлылык ул. Арба атны, ягъни  мәктәп дәүләтне тарта алмый. Дәүләт структураларында, парламентта, биз­нес­та, фәндә телебез кулланылмый икән, татар мәк­тә­бенә укырга килүчеләр ки­меячәк. Үзебез үрнәк күр­сәтик, тормыш-яшәеш­нең һәр тармагында татарча аралашыйк, үз телебездә эш йөртик”, – дип чакырды ул. Ул көнне халыкны – арба, дәүләтне ат белән чагыштырган милли оешма җитәк­челәрен дә ишетергә туры килде. Татарларга дәү­ләт авызына гына карап торырга ярамый шул. Алла сак­ласын, киләчәктә илне губерналарга бүлгәләп, мил­ли республикаларны, ягъ­ни милли дәүләтче­легебезне юк­ка чыгару ихтималы да бар. Андый хәлдә калсак нишләрбез?  Атыбыз егылды дип, башны ташка орыйкмы? Юк, без үзйөрешле арба булырга тиеш. Револю­циягә кадәр мил­ли дәүләт­челеге­без бул­маган бит. Шуңа карамастан, мәхәллә-үзидарә системасын кулланып яшә­гәнгә, XX гасыр башында мил­ләтебез зур уңышка ирешә. Шуңа күрә стратегия­не булдырганда, һәр­төрле фаразларны истә тотарга ки­рәк.

Тел җәһәтендә үрнәк күрсәтү дигәннән. Ни кызганыч, ун-унбиш, егерме ел милли хәрәкәттә йөреп, милли-мәдәни оешмаларны җитәкләп, Казанга хисап җыелышына килгәч, нотык­ларын әле дә туган теле­бездә сөйли алмаучы әфән­деләребез бар. Шуңа күрә хисап бирү вакытында: “Бу кешеләрдән нинди үрнәк алырга мөмкин?! Болардан арынырга кирәк!” – дип тәкъдим итүләре дә бик урынлы. БТК башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров әлеге тәкъдимне хуплап: “Җиде ел элек Мө­катдәс үзебезчә бик авыр сөйләшә иде. Хәзер татарча яхшы гына чыгыш ясый. Менә бит теләк булганда өйрәнергә була”, – дип, Владимир өл­кәсе татар милли-мәдәни мөх­тәрияте рәисе М. Мортазинны җыелган халыкка үрнәк итеп куйды. “Тел белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп”, – дип белдер­де бу җәһәттән тырышлык күрсәтмәүчеләргә мөнәсә­бә­тен БТК башкарма коми­те­тының Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхера­зыев.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Чаллыда булып үткән эшкуарлар җыенында фикерен татарча “көчәнеп көчкә аң­латкан” эш адәмнәрен уянырга, туган телебезне өй­рәнергә чакырды. “Безнең нигез – татарлыгыбыз, телебез, динебез, гореф-га­дәт­ләребез. Нәрсә генә эшлә­сәк тә, шуңа таянабыз. Һәр­берегезнең бизнесы бар. Шул ук вакытта җаны­гыз, күңелегез милләткә тартылсын иде. Киләчәк буыннар без алып барган шушы эшне дәвам иттерер дип ышанасы килә. Әйе, телебез югалып бара. Бик зур бәла бу. Үз башына төшмәгән кеше моны аңлап бетерми. Менә монда кайберәүләр, кадерле дуслар, шат сезне күрергә, җыелган кешеләр барысы да татарча аңлап бетерми, шуңа күрә мин сезнең алда урысча сөйлим инде, дип хәйләли. Татарча бик сөйләр иде, сөйли алмый. Татарча бик матур итеп, ялт итеп чыгыш ясар иде, булдыра алмый. Ике-өч җөмлә татарча өйрәнә дә, мөнбәргә чыга. Ярый, без аларны сүкмик. Ул – барыбер татар кешесе. Аның җаны татар булырга тиеш. Татар җанлы булса, ул ничек тә тырыша, вата-җи­ме­рә булса да татарча сөй­ләргә, аралашырга омтыла. Балаларыңны татарчага өй­рәтергә кирәк. Әгәр дә үзең белмисең, сөйләш­мисең икән, киләчәк буын – ба­лаларың, оныкларың ничек татарча аралашсын?! Картайгач, олы яшькә җит­кәч, мин нинди милләт кешесе икән, дип балаларың, онык­ларың уйланачак, борчылачак бит. Ул чакта соң була. Шундый хәлдә калмас өчен, үзебез үрнәк күрсә­тик”, – дип өндәде Рөстәм әфәнде.

Ул көнне Татарстанда татар эшкуарларына ярдәм итү фонды оештырырга чакыручылар да, шул ук вакытта, кулдан килгән кадәр газиз республикабызга, мил­ли мәркәзебезгә үзебез булышыйк, дип тәкъдим итүчеләр дә байтак булды. Булышыйк дигәннән, Краснодар краеннан килгән “Кубань-Татар­стан” сәүдә йорты директоры Вәлит Рәхмәтуллин 2019 елда, Казан урамнарында урнаштыру өчен, милли каһар­ман­нарыбыз Мәгубә Сыртланова белән Рәфәгать Хә­бибуллин бюстларын ясатып бүләк итәргә вәгъдә бирде.

Петербург шәһәреннән килгән, “Зет-Телеком” җа­вап­лылыгы чикләнгән җәм­гыятен оештырган Камил Хәйруллин тәҗрибәсен “Татарстан – Яңа гасыр” телекомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов шәхсән үзе барып өйрәнергә булды. Камил әфәнде Чиләбе өлкә­сендәге туган авылы Солтанны тергезү максатында егерме йорт салырга, терлек абзарлары корып би­рергә алынган икән. “Инде дүрт йорт әзер. Туган авылыбызга кайтып яшәргә, эшләргә теләк белдергән­нәргә мин ул йортларны бушлай бирәчәкмен. Анда бер мең гектар җир бар. Әмма аны эшкәртүгә мин үзем алынмыйм. Мин алынсам, бу минем бизнес була бит инде. Үзләре эшләсен­нәр, эшкәртсеннәр. Мин шартларын гына тудырам”, – дип бәян итте ул үз башлангычын.

Әйе, шәһәрләрдә татар мохитен тудыруны кайгырту белән беррәттән авылларыбызны саклап калу өчен дә тырышыйк. Авыл бит әле ул – җир дигән сүз дә. Җир­сез, сусыз калган милләт тамырсыз калган агачтан аерылмый. Татар милләтен саклау һәм үстерү турында кайгырткан конгресслылар бу хакыйкатьне дә искәртте.

Милләтне саклау стратегиясен кем кабул итәчәк соң? Билгеле, Бөтендөнья Татар конгрессы. Чөнки бу мөһим документ Татарстанда яшәүчеләрне генә түгел, Җир шарында яшәгән бө­тен татарларны колачларга, кайгыртырга тиеш. Билгеле, әллә нинди яхшы стра­тегияләр дә кабул итәргә мөмкин. Әмма өстәгеләр­нең сәяси ихтыяры булмаса, халык астан таләп итеп тормаса, уңышка ирешүе­без икеле.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*