tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәңге хәтеремдә сакланыр мәктәбем, укытучыларым
Мәңге хәтеремдә сакланыр мәктәбем, укытучыларым

Мәңге хәтеремдә сакланыр мәктәбем, укытучыларым

Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җиңү яулашкан каһарман шәхес тә!

Мәктәпне тәмамлаганга 20 ел узып та киткән. Ни арада!? Әле күптән түгел генә мәктәптә укыган кебек. Сагынам мин мәктәп елларын. Көн дә без: Яңа Йөрек, Шәгабән, Үрнәк, Марс авыллары балалары 6-7 чакрым ераклыкта урнашкан Иске Йөрек урта мәктәбенә укырга бара идек. Гомумән, автобус белән алып төшсәләр, кайчак анысы да ватылгалап торды. Ул чакта инде безнең яраткан “атакомба” (ябык йөк машинасы) алырга килә иде. И-и, ул “атакомба”дан төшкәч, югалган бияләй, сумка, киез итекләрне эзләүләре… Бер мичкәгә тутырылган балык кебек йөрдек инде. Хәзерге заманда, әлбәттә, андый нәрсә рөхсәт ителмәс иде. Җәяү йөргән чаклар да күп булды. Посадкалар буйлап, кышын бер эздән атлап тезелешеп кайтканнар онытылмас. Юк, зарланырлык булмады, рәхәт иде. Бу вакытларда без үзара тагын да дуслаша идек, олыраклар кечерәкләрне кайгыртырга өйрәнде, бергә бердәм булдык. Пүчинкә авылларыннан ул чакта 60лап бала йөрдек.

Укытучыларыбыз

Иске Йөрек мәктәбендәге укытучыларны искә алганда, аларга карата бары җылы, матур хисләр, күңелле хати- рәләр яңара. Бик хөрмәт итә идек без укытучыларыбызны, “апа”, “абый” дип якын итеп дәштек.

5нче сыйныфка безне Мәдинә апа Әһлиева класс җитәкчесе буларак кабул итте. Ул математика, информатика укытучысы иде. Үзе сабыр, гади, тыныч укытучы да инде. Беркайчан да тавыш та күтәргәне, орышканы да булмады. Әле бит искейөрек- леләр белән пүчинкә авыллары балаларын дуслаштырырга да кирәк. Барыбызны тигез күреп, дус-тату булырга өйрәтте.

Безнең ирешкән уңышларыбызга үзенекедәй сөенеп горурлана иде. Аның дәресләрен көтеп ала торган идек. Үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашучы сыйныф булдык. Рәйсә апа Ганиева, шәхсән минем өчен, бик тә гадел укытучы кебек хәтердә калган. Немец телен укытудан ары ул, без 9нчы сыйныфка күчкәч, рус теле белән әдәбияты да укыта башлады. Аның язучылар яисә берәр әсәр турында сөйләгәнен ишетергә кирәк, үзе дә шул әсәр герое кебек һәрбер эпизодны йөрәге аркылы үткәргән кебек итеп сөйли иде.

Нургаяз абый Сәгадуллинны яратмаган укучы юктыр дип уйлыйм. Биология фәнен без су эчкәндәй үзләштердек. Нургаяз абыйның инде 20 ел элек бүгенге заман таләпләренә китереп дәрес бирүе, һәрбер бала аңларлык итеп теманы ача, аңлата белүе үзе ни тора!? Әлфия апа Нәбиуллина, Артур абый Зиннәтов, Гүзәлия апа Хәлиуллина һәм башка укытучыларыбызга да төпле белем бирүләре өчен олы рәхмәт.

Кызганычка каршы кайбер укытучылар: Мөдәррис абый Гафиев, Вагыйз абый Мөбарәков, Ризидә апа Кәримова, Рамил абый Сәгадуллинны, Рәис абый Әсхәтҗанов, Гөлшат апа Гайфетдинова арабызда юк. Алар безнең күңелләрдә һәрчак саклана, урыннары оҗмахта булсын.

Без укыганда мәктәптәге укытучылар коллективы да бердәм, тату иде.

Мәктәп директоры

Бу зур гаилә башында Мөнир Әһли улы Әһлиев директор иде. Мөнир абый белән беренче танышуыбыз 5нче класста Иске Йөрек мәктәбенә беренче линейкага җыелгач булгандыр. Монысы инде күреп танышу, ә аңарчы Мөнир абый турында әти- әниләребез бик күп сөйләде, ул бит аларны да укыткан иде. Тарих дәресләренең ничек җанлы узганын күрсәгез иде сез: темага бәйле дискуссияләр башланса, Мөнир абый, һәрберебезне фикер алышырга өнди иде. Шулай итеп фикер йөртү сәләтен үстерергә тырышты.

Мөнир абый Әһлиев пүчинкә балаларын беркайчан да аермады. Үзебезнең авыл, чит авыл баласы дигәнне беркайчан да ишетмәдек без.

Киресенчә, мәктәптәге һәрбер баланың исемен, аның әти-әниләренә кадәр белә иде ул. Мәктәптә оештырылган линейкаларны хәтерлим. Кыш көннәрендә пүчинкә авыллары балаларына кайтырга техника булмаган очракта ул Иске Йөректә туганнарда, дусларда куна калуыбызны сорый иде. Юкса, буранда кайтулары бер дә җиңел түгел иде. Ул чакта бураннары да бит олы юлдагы юлларны күмеп, кар өемнәре өеп калдыра иде.

Мәктәп җитәкчесеннән бик күп нәрсә тора. Тирән фикерле, заманча карашлы, эзләнүчән, үз өстендә бертуктаусыз эшләүче җитәкче генә яхшы нәтиҗәләргә, куйган максатына ирешә ала. Һәм Мөнир абый нәкъ шундыйлардан. Район, өлкә педсоветларында Мөнир абыйның үзенең җитәкчелек астында эшләгән укытучылар өчен кайгыртуын, һәр укытучы өчен канат җәеп, яклап, торуын бер күрәсе иде сезгә. Мондый директор булганда укытучыларга сөенеп эшләргә генә калгандыр. Гомере буе «авылым», «мәктәбем» дип җан атып яшәгән Мөнир абый Әһлиев бүген дә авылдагы ветераннар оешмасын җитәкли. Юкса, инде тугызынчы дистәсен ваклаган кеше өчен җиңел дә түгелдер. Аның хезмәт елларында ирешкән уңышларын: авылны урта мәктәпле итеп, яңа бина төзетеп, техника алдыртып, интернатлы итү һ.б. изге гамәлләрен санап китсәң очы-кырые юк кебек.

Тормышта төрле хәл була. Инде көнләшүчеләр дә булмый калмагандыр. Тормыш тәртәсе тәгәрмәчләренә таяк тыгучыларны гафу итеп, йө-рәк яраларын яшереп, бүгенге көнгә сөенеп яши безнең Мөнир абыебыз. Мөнир абый! Сезнең алдыгызда без, сезнең барлык укучыларыгыз да, рәхмәт йөзеннән баш иябез. Мондый искиткеч шәхесләре булган искейөреклеләр горурлык хисе кичерәдер дип ышанасы килә. Күпме юллар үтеп, күпме ишекләр шакып, теләгенә ирешкән: авылны мәктәпле иткән җитәкчегә карата хөрмәт йөзеннән Иске Йөрек мәктәбенә Мөнир Әһли улы Әһлиев исеме бирсәләр бик дөрес булыр иде. Бу турыда мәгариф җитәкчелегенә һәм элеккеге хезмәттәшләренә уйланасы иде.

Инде ахырдан, чын күңелемнән Мөнир абый Әһлиевны, безнең класс җитәкчебез Мәдинә апа Әһлиеваны, башлангыч сыйный укытучыбыз Сания апа Хәлиуллина һәм безгә белем биргән бар укытучыларны да узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, нык сәламәтлек, озын гомер, тигезлек, шатлык-куанычлар телибез. Безнең өчен сез һәрчак зур хәрефтән иң кадерле УКЫТУЧЫларыбыз!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз.
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше язмышларын,
Безнең янәшәдә яшисез
Ходай сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт сезгә, иң хөрмәтле кеше сез.

Зөһрә ВАСИЛЬЕВА (Рамазанова),
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*