tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Меңгә якын кеше гармун уйнап Казан урамнары буйлап үтте
Меңгә якын кеше гармун уйнап Казан урамнары буйлап үтте

Меңгә якын кеше гармун уйнап Казан урамнары буйлап үтте

 Бүген утыз дүртенче “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә меңгә якын кеше гармун уйнап Казан урамнары буйлап үтте.

Татарстанның йөз еллыгына һәм “Шәһәр көне”нә багышланган “Уйнагыз, гармуннар” флэшмобына Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале катнашучылары да кушылды. Шулай итеп, Татарстанның төрле төбәкләреннән генә түгел, башка республика кунаклары да әлеге чарада катнашты.

“Үзебезнең таныш баянчыларыбыз, гармунчыларыбыз белән даими очрашабыз”, – диде әлеге чара турында Кама Тамагыннан килгән гармунчы. Ул монда унынчы ел рәттән килүен әйтте. Арада хатын-кыз гармунчылар да бар иде. “Без кечкенәдән гармун уйнап үстек, авылда гармунчы егетләр бик күп, алардан күреп, өйрәнәсе килде”, – диештеләр Буадан килгән ханымнар.

“Аллага шөкер, моң бетмәгән”, – диде меңләгән гармунчыларның беренче рәтендә әйдәп барган Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов.

Урам буйлап узучы гармунчыларны Муса Җәлил һәйкәле янында “Гармунга мәдхия” программасы белән Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы татар фольклор дәүләт ансамбле каршы алды.

“Гармунны без һәрбер чыгышыбызда күрсәтәбез, татарның шатлыгы да, кайгысы да, аның көнкүреше дә гармун белән бәйле булган. Бүгенге көндә гармун күтәрелде, ул безнең халык тарафыннан онытылмады”, – диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Гөлия Хәсбиуллина,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*