tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәркәзебез кунаклары – “Күршелек” вәкилләре
Мәркәзебез кунаклары – “Күршелек” вәкилләре

Мәркәзебез кунаклары – “Күршелек” вәкилләре

Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә эшләп килүче “Күршелек” берләшмәсенең активистлары Казанга килде.

Алар исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарфыннан алып барылган этник туризм программасы нигезендә Казан буенча сәяхәт итәчәкләр. Милләттәшләребез Казан шәһәренең истәлекле урыннары, аеруча Казан Кремле тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, “Туган авылым” комплексы, Иске татар бистәсе булән танышачаклар. Шулай ук, сәяхәт кысаларында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Каюм Насыйри, Бакый Урманчы, “Казанның 1000 еллык” музейлары белән дә танышу каралган.

Уралдан килгән милләттәшләребез бүген Бөтендөнья татар конгрессында булып киттеләр. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча бүлек мөдире Марс Тукаев кабул итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*