tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрьям исеме кайтты
Мәрьям исеме кайтты

Мәрьям исеме кайтты

Уфаның Тукай урамында 33 сан белән тамгаланган, билгеле меценат, хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте җитәкчесе Мәрьям Солтанова – Акчурина яшәгән йортта тактаташ урнаштырылды.

Бу күренекле шәхес, аның изгелекләре турында бик күп сөйләп була. Һәм быел моның өчен бик яхшы форсат та бар. 2019 елда Мәрьям Солтанованың тууына 160 ел тула. Шул уңайдан ошбу вакыйганың шаһиты булу да күпләр өчен зур шатлык иде.
Изге җомга көнендә Коръән сүрәләре астында тактаташ ачылды. Җомга киче “Мәрьям Солтанова – Акчурина исемендә”ге дискуссия клубында “Мөселман хатын-кызларына яулык кирәкме?” дигән җанлы сөйләшү белән узды.

Тукай урамында тактаташ ачу чарасында РФ Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, БР Дәүләт Җыелышы- Корылтай депутаты Римма Утәшева, “Мәрьям Солтанова – Акчурина исемендә”ге дискуссия клубы җитәкчесе Нәфисә Акчурина, тарихчылар, фән эшлеклеләре, иҗтимагый һәм дини оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре, билгеле артистлар, юристлар, журналистлар катнашты.
Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм “Ихлас” мәчете имам-наибы Альфред Дәүләтшин Коръән сүрәләре укыдылар.

Депутатлар Мәрьям Солтанова – Акчурина кебек бүген дә мохтаҗларга, ятимнәргә хәйрия ярдәме дәвам итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

“Берлек” милли мәдәни–иҗтимагый агарту оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина бу көнгә әзерлекне күптән алып барды. Ятимә кызларны бер түбә астына җыеп тәрбияләгән, укыткан Мәрьям Солтанованың каберен дә эзләп тапты. Шушы йортны мәңгеләштерү эшләрен, бөтен җаваплылыкны тулысы белән үз иңнәренә йөкләтеп алды. «М.С.» тамгасы куелган йорт, Нәфисә Фәйруз кызы тырышлыклары белән тарихи бәһа алды, архитектура һәйкәленә әверелде.

Мемориаль тактаны әзерләүне билгеле татар меценаты Камил Алим улы Әбләзев финанслады.

Тактаташны ачканда БТК милли мәгариф бүлеге мөдире, Башкортстан татарлары тормышына яңа сулыш өргән, күп чараларны оештыруда, аеруча, туган як тарихын өйрәнүчеләр эшчәнлегенә җанлылык биреп, аны бөтенрусия киңлегенә танытырга ярдәм иткән Рөстәм Гыйльметдинов та катнашты.

Тантаналы чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Алсу Хәбирова.
Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*