tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрьям Солтанова –Акчуринаның тууына 160 ел тула
Мәрьям Солтанова –Акчуринаның тууына 160 ел тула

Мәрьям Солтанова –Акчуринаның тууына 160 ел тула

Шушы көннәрдә Уфада “Мәрьям Солтанова – Акчурина исемендәге” дискуссия клубының елны йомгаклау чарасы узды. Анда Казан кунагы – Бөтендөнья татарлары конгрессының милли белем бирү комитеты рәисе Рөстәм Гыйльметдинов катнашты.
Ел дәвамында уңышлы эшләп килгән эшкә нәтиҗә ясап, “Мәрьям Акчурина дискуссия клубы” җитәкчесе Нәфисә Акчурина аның эшчәнлегендә актив катнашкан шәхесләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде, туып килүче Яңа ел белән котлады һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Башкортстан татарларының горурлыгы булган бу зыялы ир-егетләребез Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев имзалаган Рәхмәт хатларына да лаек булдылар.

Киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булуынча, туасы 2019 елда мәшһүр татар кызы – меценат, җәмәгатьче Мәрьям Солтанова –Акчуринаның тууына 160 ел тула.

Халкыбыз өчен тирән мәгънәле бу тарихи вакыйганы истә калырлык итеп уздыру безнең бурычыбыз. Шуңа әзерлек кысаларында Уфада “Мәрьям Солтанова –Акчурина исемендәге дискуссия клубы” эшли башлады. Аның башында Башкортстаннан да читтә, татар дөньясында киң билгеле җәмәгатьче Нәфисә Фәйрүз кызы Акчурина тора. Тирән идеологияле, милләтебезнең киләчәген төзиячәк яшьләр белән актив эшләүче, милләтнең киләчәге өчен сүздә генә борчылмаган бу шәхес Акчуриннар нәселенең олуг эшләрен дәвам итүчеләрдән. “Мәрьям Солтанова – Акчурина дискуссия клубы”нда алып барылучы милли-мәдәни агарту эшенә дөрес юнәлеш сайлап, аны эзмә-эзлекле алып баруда зур фидакарьлек күрсәтә ул. Нәтиҗәдә, Клубның эшчәнлеге милләттәшләр арасында зур резонанс тапты.

Мәрьям Акчурина исемен, аның милләт өчен кылган олуг эшләрен кайтарып күрсәтү, киң җәмәгатьчелек хәтерендә үткәннәрне уяту, өйрәнү, яшьләр арасында шәхеснең исемен пропагандалау һәм мәңгеләштерү максаты клубның бурычы. Шул эшләрнең беренче карлыгачы булган клуб эшчәнлегенең максаты аңлаешлы һәм тирән мәгънәгә ия.

Уфаның бүгеннән ерак калган тарихы белән бәйле урыны, билгеле Тукай урамында, Диния нәзарәте каршында урнашкан архитектура һәйкәле булган ике катлы, кызыл кирпечтән төзелгән элекке бина күпләргә әле билгесез булган тарихи мәгълүматларны саклый.

ХIX йөз ахыры – ХХ йөз башында ул вакыттагы Спас һәм Фролов (соңрак Воскресение) урамнары кисешкән урында төзелгән бу йорт кайчандыр Беренче мөселман хатын-кызлар комитеты рәисе Мәрьям Тимербулат кызы Солтанова-Акчуринаныкы булган. Моны раслаучы тарихи тамга – ишек катында тимердән челтәрләп эшләнгән түбә кыегында «МС» хәрефләре тора…

Бу йортны Мәрьям кызына әтисе, күренекле меценат Тимербулат Акчурин төзеткән. Мәшһүр Мәрьям Акчурина анда яшь туташлар өчен училище ача. Кыз балаларга яңа методика буенча сабак бирелә.

Бүген инде Тукай урамындагы 33 санлы йорт архитектура һәйкәле булып тора. Моңа ирешү өчен Нәфисә Фәйрүз кызы җитәкчелегендәге актив төркем зур тырышлык салды.
Хәзер инде Уфаның Мөселманнар Диния нәзарәтенә караган мәдрәсә Мәрьям Солтанова исемен йөртә.

Әмма әлегә кадәр киң җәмәгатьчелеккә Мәрьям Солтанова-Акчурина исеме, аның тәрҗемәи хәле, олуг эшчәнлеге, шәхеснең милләтебез өчен кылган изгелек гамәлләре ябык китаптай сер булып кала килде. Инде менә татарның мәшһүр кызы Мәрьям Акчуринаның туына 160 ел тулуны каршы алырга әзерләнәбез. Бу чаралар ошбу кимчелекләрне бетерүгә зур мөмкинлекләр ача.

Мәгърифәткә, нурга, камиллеккә омтылган, халкын, ул чорда бер хокуксыз татар хатын-кызларын шундый каршылыкларны җиңеп, яктылыкка, нурга иярткән, йөрәкләренә мәгърифәт орлыклары салган, күңелләрендә нур уяткан Мәрьям Солтанова – Акчурина исеме шулай ук изге гамәлләре белән кабат безнең мохиткә кайта. Башкортстан татарлары өчен бу вакыйга ифрат тирән мәгънәгә ия.

“Мәрьям Акчурина дискуссия клубы” эшчәнлеге шул яклап үзенең тирән рухиятле, тарихи, милли-мәдәни юнәлештәге зур ролен раслады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*