tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәшһүр Туфан Миңнуллинның кул җылысын саклаган ядкарьләр – ТР Милли музеенда
Мәшһүр Туфан Миңнуллинның кул җылысын саклаган ядкарьләр – ТР Милли музеенда

Мәшһүр Туфан Миңнуллинның кул җылысын саклаган ядкарьләр – ТР Милли музеенда

Һәр ел Татарстан Республикасы Милли музее 1 нче апрельдән 5 нче апрельгә кадәр “Бүләк итү көннәре” дип исемләнгән хәйрия акциясе уздыра. Бу көннәрдә казанлылар музейга үз гаиләләрендәге кадерле, күңелләренә якын истәлекле әйберләрен тапшыра.

4 нче апрель көнне музей фондлары аеруча кадерле бүләкләргә ия булды, дип, ТР Милли музееның матбугат үзәгеннән Ленар Нәгыймов аерым очрак турында хәбәр итә. Ул мәшһүр иҗатчы, татар халкының туры һәм берәгәйле сүзле парламент депутаты, милләтенә тугрылык белән хезмәт иткән улы турында хәтер саклаган истәлек әйберләре.

Күренекле драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның, РСФСРның, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллинның (1935-2012) кызы Әлфия ханым Юнысова (2 нче фотосурәттә ул) үз исеменнән әтисенең шәхси әйберләрен музейга тапшырды. Әлеге ядкарьләр арасында Туфан Миңнуллинның эш өстәле, өйләренә алып кайткан беренче урындыгы, портфеле, телефоны, түбәтәе, Мексикадан алып кайткан самбрерасы, керосин лампасы, гел үзе белән йөрткән радиоалгычы, үз куллары белән төзәтмәләр керткән соңгы язган пьесасы, аңа тапшырылган Мактау грамоталары бар иде.

“Бүген мин әтинең шәхси әйберләрен Татарстан Республикасы Милли музее фондларына тапшырам һәм әти белән бәйле әйберләрнең бүгеннән тарих битләрендә урын алуына мин чын күңелемнән шатланам”,- диде әлеге вакыйга уңаеннан Әлфия ханым.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*