tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү “Ак калфагы” “Дуслык күпере” бәйрәме оештырды
Мәскәү “Ак калфагы” “Дуслык күпере” бәйрәме оештырды

Мәскәү “Ак калфагы” “Дуслык күпере” бәйрәме оештырды

3 декабрьдә Мәскәү Татар милли мәдәни үзәк китапханәсендә “Ак Калфак”лылар Гүзәл Хөснетдинова (журналист,җырчы һәм җырлар авторы) һәм Зөлфия Хабибуллаева (китапханә мөдире) “Сесен” башкорт иҗади төркеме белән бергә татар-башкорт дуслыгы “Дуслык күпере” бәйрәмен әзерләп үткәрделәр.

Бәйрәмдә әңгәмә татар-башкорт мәдәнияты, ике якын дус халкыбыз тарихы, телләребез аермасы, милли ризыклар, гореф-гадәтләр, милли киемнәребез хакында барды. Катнаштылар: шагыйрә, җырлар һәм шигырьләр авторы Әлфия Агеева; журналист,автор башкаручы Гүзәл Хөснетдинова; этнограф, тарих фәннәре кандидаты Фәния Шәкүрова; тарихчы Әхмәт Галимов; Сибай филармониясы солисты Арсен Кәримов; Татар мәдәни үзәгеннән Индира Сәгдиева җитәкчелегендәге “Мирас” татар җыры ансамбле; Мәдинә Илһамова җитәкчелегендә Башкорт Яшьләре театры “Илһам”; төрле программалар алып баручысы, биюче Алсу Буш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*