tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү кибетендә Татарстан китапларын тәкъдим итәләр
Мәскәү кибетендә Татарстан китапларын тәкъдим итәләр

Мәскәү кибетендә Татарстан китапларын тәкъдим итәләр

Татарстан мәдәният көннәре кысаларында 2018 елның 15 августында Мәскәүнең «Библио-Глобус» кибетендә Татарстан Республикасында нәшер ителгән китапларның презентациясе узачак.

Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социология фәннәре докторы, профессор, Франциянең Казандагы мактаулы консулы Андрей Николаевич Ершов Мәскәү укучыларына «Модерн в архитектуре Казани» китабын тәкъдим итә. Ул казанлылар өчен дә кызыклы булачак.

Татарстан Милли музее Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Валерьевич Черепанов «Герои Казани» китабын эшләве турында сөйләячәк. Басма агымдагы елның маенда чыккан. Автор китапта Георгий кресты кавалерлары, Гражданнар сугышы вакытында Кызыл Байрак ордены кавалеры, 1920 еллар Хезмәт геройлары, Советлар Союзы геройлары, Социалистик хезмәт геройлары, Россия Геройлары, Россия хезмәт геройлары, Дан һәм Хезмәт даны орденнары кавалерлары язмышлары турындагы очеркларны берләштергән.

Анда шулай ук ветераннар хатирәләре һәм архив материаллары да кергән.
Чарада Татарстан Республикасы Преьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашачак. Республика Язучылар берлеген Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин һ.б. тәкъдим итәчәк.

tatar-inform.tatar

фото: protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*