tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү өлкәсе халыклары фестивалендә татар ризыгы һәм милли кием белән таныштырачаклар
Мәскәү өлкәсе халыклары фестивалендә татар ризыгы һәм милли кием белән таныштырачаклар

Мәскәү өлкәсе халыклары фестивалендә татар ризыгы һәм милли кием белән таныштырачаклар

2 февральдә Пушкино шәһәрендә Мәскәү өлкәсе халыклары фестивалендә  татар ризыклары тәкъдим ителәчәк, милли киемнәр күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га фестивальне оештыручы Рафек Вәлитов хәбәр итте.

Фестивальне оештыручы сүзләренчә, чарада төрле милләт вәкилләре катнашачак. “Халкыбызның мәдәнияте белән таныштырыр өчен, фестивальдә катнашучыларга без татар ризыкларын тәкъдим итәчәкбез, милли киемнәрне күрсәтәчәкбез”, – диде ул.

“Безнең туган ягыбызда, Түбән Новгород өлкәсендә электән үк кышкы уеннар оештырылган. Мәскәүнең үзендә һәм Мәскәү өлкәсендә якташларыбыз күп булганга күрә, без Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә фестиваль уздырырга булдык”, – диде Рафек Вәлитов.

Фестивальнең ачылу тантанасы 12:00 сәгатькә планлаштырылган. “Чарада катнашучыларны кышкы уеннар, викториналар көтә. Шулай ук концерт программасы, чана, чаңгыда һәм тау шуу да каралган. Намаз уку өчен аерым мәйданчык, балалар комплексы да булачак”, – дип әйтте Рафек Вәлитов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*