tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү өлкәсе мөселманнары мохтаҗларга ифтар өчен азык-төлек таратачак
Мәскәү өлкәсе мөселманнары мохтаҗларга ифтар өчен азык-төлек таратачак

Мәскәү өлкәсе мөселманнары мохтаҗларга ифтар өчен азык-төлек таратачак

Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте дин әһелләре арасында дини элемтәләрне ныгыту максатыннан «Бергәләп гамәл кылабыз» хәйрия акциясен башлап җибәрде.

Быел изге Рамазан ае «Мәчетем – минем йортым, минем җәмгыять – минем гаиләм» шигаре белән уза. Мәчетләрдә барлык мөселманнар өчен гадәти булган ифтар һәм тәравихлар юк.

Мәскәү өлкәсе мөселманнары Рамазан ае дәвамында мохтаҗларга ифтар өчен азык-төлек таратачак. Акциягә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр шәһәр округы имамы белән элемтәгә керә ала. Имамнарның контактлары Диния нәзарәте сайтындә бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*