tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү өлкәсендә татар яшьләре “Йолдызлар яңгыры” фестиваленә җыела
Мәскәү өлкәсендә татар яшьләре “Йолдызлар яңгыры” фестиваленә җыела

Мәскәү өлкәсендә татар яшьләре “Йолдызлар яңгыры” фестиваленә җыела

11-12 августта Мәскәү өлкәсенең Старая Купавна шәһәре янында татар яшьләренең “Йолдызлар яңгыры” фестивале үтәчәк. Фестивальнең төп максаты – Мәскәү шәһәрендәге һәм өлкәсендәге татар яшьләре оешмаларын берләштереп, уртак проектлар эшләү.

“Йолдызлар яңгыры”н “Бердәмлек” яшьләр клубы, Россия Мөфтиләр шурасы, Мәскәү татарлары “Штабы”, “Мирас”, “123 pro”, “Татарча волейбол”, “Яңарыш”, Татарстанның Россиядәге вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы, Башкортстан студетлары ассоциациясе оештыра. Чарада бизнес, татар теле, ислам дине буенча мастер-класслар үткәреләчәк, дизайнерлар ярминкәсе узачак. Шулай ук балалар мәйданчыгы эшлиячәк.
Чараның координаторы, “Бердәмлек” яшьләр клубы җитәкчесе Римма Гомәрова белдергәнчә, “Йолдызлар яңгыры” фестивалендә 17-37 яшьлек 200 кеше катнашачак. Чара вакытында “Мәчет-чатыр” эшләп торачак. Яшьләр арасында Мәскәү шәһәре җәмигъ мәчете имамы Ислам хәзрәт Зарипов аңлату эшләре алып барачак һәм “Мәчет-чатырда” сораулары булучыларны кабул итәчәк. Шулай ук фестивальдә катнашучылар Иске Купавна шәһәре мәчетенә экскурсиягә барачак.

“Моңарчы Мәскәүдә барлык татар оешмаларының бер проектны эшләп чыгуда катнашканы юк иде. Һәрбер оешма вәкиле тырышып эшли. Мәсәлән, “Татарча волейбол” оешмасы спорт чараларын оештырса, Мәскәү татарлары “Штабы” бизнеска багышланган очрашуларны әзерли. Вәкиллек каршындагы Яшьләр Советы волонтерлар туплау эшен бара. Мөфтиләр Шурасы җирле хакимият белән сөйләшү эшләрен башкарып чыкты. Гомумән алганда, барлык оешмалар да актив эш алып бара. Иң мөһиме – барыбыз да берләшергә кирәклекне аңлый. Татар яшьләре проектына башкорт яшьләренең дә катнашуы куандыра. Алга таба башка проектларны да уртак итеп эшләргә җыенабыз” -, дип сөйләде Римма Гомәрова.

Мәскәү татарлары “Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, фестивальдә бизнес һәм татар теле темасы иң төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Чөнки татар телен үстерү, саклауда акчалы татарларның катнашуы кирәк. Фестивальдә моңа аерым игътибар бирәчәкбез, дип саный Гөлнара Яруллина.

“Йолдызлар яңгыры” фестиваленә кунак булып Иске Купавна шәһәре мэры да киләчәк. Казаннан Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина катнашачак.

“Йолдыздар яңгыры” фестиваленең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*