tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү өлкәсенең Малаховка бистәсендә балалар татар традицияләре турында рәсемнәр ясаган
Мәскәү өлкәсенең Малаховка бистәсендә балалар татар традицияләре турында рәсемнәр ясаган

Мәскәү өлкәсенең Малаховка бистәсендә балалар татар традицияләре турында рәсемнәр ясаган

Мәскәү өлкәсенең Малаховка бистәсе китапханәсендә татар традицияләренә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Рәсемнәрнең авторлары – балалар. Күргәзмә-бәйге Люберцы шәһәрендә Татар милли мәдәнияте айлыгы кысаларында оештырылган. Бу хакта Люберцы татарларының милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Бүген Люберцы районының Малаховка шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче татарлар саны дүрт меңнән артып китә. Милли мәдәниятне саклау максатын тоткан бәйге татар традицияләренә, гореф-гадәтләренә багышланган. Шуңа күрә аңа бөтен гаиләләре белән әзерләнеп, кайбер балалар үзләренең рәсемнәренә хикәяләр һәм әкиятләр дә язган.
Иҗади эшләрне бәяләргә Мәскәү өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Фаил Ибәтов, җирле имам Али хәзрәт Хәсәнов, Люберцы милли-мәдәни автономиясе вәкиле, әлеге күргәзмәне оештыруда җаваплы Рәсимә Кәлимуллина килде.
Фаил Ибәтов сүзләренчә, җиңүчеләрне 8 декабрьдә – Малаховканың “Союз” мәдәни-ял итү үзәгендә Татарстанның Буа Татар дәүләт драма театры балалар спектакле куйган көнне бүләкләячәкләр.

18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк күргәзмәне карарга килүчеләр шулай ук китапханәдә Татарстан тарихы турында китап күргәзмәсе һәм Казанга багышланган документаль фильм белән дә таныша алачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*