tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Сабан туе “Коломенское” музей-тыюлыгында сигезенче тапкыр узачак
Мәскәү Сабан туе “Коломенское” музей-тыюлыгында сигезенче тапкыр узачак

Мәскәү Сабан туе “Коломенское” музей-тыюлыгында сигезенче тапкыр узачак

2018 елның 21 июлендә Мәскәү шәһәренең “Коломенское” музей-тыюлыгында “Сабантуй-2018” шәһәр бәйрәме үтәчәк. Россия башкаласы табигатенең гүзәл, тарихи урынында Сабан туе сигезенче мәртәбә оештырыла.

Бәйрәмдә Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан сәнгать әһелләре концерты, күңелле бәйгеләр һәм уеннар, милли сувенирлардан ярминкәләр, билбау белән көрәш үтәчәк.

Мәскәү Сабантуеның төп һәм элеккедән килгән партнеры – Яр Чаллы шәһәре. Чаллы вәкилләре музей-тыюлыкта татар авылы күренешен дә урнаштырыга исәпли.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана һәм 21.00 сәгатькә хәтле дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*