tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Сабан туен оештыручылар татар бәйрәменең ни өчен популяр булуын аңлатты
Мәскәү Сабан туен оештыручылар татар бәйрәменең ни өчен популяр булуын аңлатты

Мәскәү Сабан туен оештыручылар татар бәйрәменең ни өчен популяр булуын аңлатты

Быелгы Мәскәү Сабан туе бәйрәмгә килүче халык саны буенча дөньяда иң күләмлесе булган. Бу хакта Мәскәү Сабан туен оештыру комитеты рәисе урынбасары Эдуард Юсупзянов белдерде.

Аның сүзләренә караганда, әлеге бәйрәм елдан-ел популярлаша бара. “Хәзер Сабан туе дөньяда иң күп кеше йөри торган бәйрәмнәрдән санала. Без Сабан туен татар-башкорт бәйрәме буларак кына тәкъдим итеп калмыйбыз, башка мәдәният элементларын да кертергә тырышабыз. Асылда, Сабан туе халыкара бәйрәмгә әйләнеп килә. Чараны оештыруда Түбән Кама шәһәре җитәкчелеге зур өлеш кертте. Башкортстан ягыннан да зур ярдәм булды, төп бүләк, автомобильне алар алып бирде. Бу елның төп үзенчәлеге итеп тере музыка мәйданын атарга мөмкин. Бу яшьләр өчен шактый кызыклы юнәлеш булып чыкты. Кайбер иске татар композицияләрен заманча үзгәртеп ясадык. Һәр елны шундый үзенчәлекле нәрсәләр кертергә, бәйрәмне матурларга, татарларга гына түгел башка милләт вәкилләренә дә аңлаешлы итәргә тырышабыз. Ләкин барыбер Сабан туеның төп өлеше үзгәрешсез кала”.

Эдуард Юсупзянов фикеренчә, бәйрәмнең уңышлы үтүе җитди әзерләнүгә бәйле. “Бәйрәмне оештырыр алдыннан 15тән артык киңәшмә уздырдык. Шул исәптән, Түбән Кама белән Башкортстаннан да кешеләр килде. Татарлар Сабан туен һәр елны көтеп ала. Халыкны җәлеп итү өчен гаммәви мәгълүмат чараларын да кулландык. Метрода да радио игъланнар урнаштырылды. Хәзер инде быелгы бәйрәмй буенча нәтиҗәләр ясыйбыз. Булган кимчелекләрне исәпкә алып, киләсе елда бетерергә тырышачакбыз. Төп максатыбыз күбрәк яшьләрне җәлеп итү, алдагы елларда да шуңа игътибар биреләчәк. Олы яшьтәгеләр гореф-гадәтләрне яхшы белә. Безгә яшьләр белән элемтәне югалтмаска кирәк. Яшьләрнең танышлары белән очрашу өчен генә түгел, ә чыннан да кызыксынып килүләрен телибез”.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*