tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Сабан туена дөньядагы иң зур чәк-чәк әзерләнәчәк
Мәскәү Сабан туена дөньядагы иң зур чәк-чәк әзерләнәчәк

Мәскәү Сабан туена дөньядагы иң зур чәк-чәк әзерләнәчәк

21 июль көнне  “Коломенское” музей-тыюлыгында “Сабантуй 2018” Мәскәү халыкара фестивале узачак. Сабантуй Мәскәүдә 1988 елдан бирле үткәрелә, әмма быел гына ул аеруча киң масштабта узачак. Фестиваль 500 000гә якын катнашучыны җыячак. Чарага төрле ил вәкилләре, илнең беренче затлары, түрәләр, бизнес вәкилләре киләчәк.

Чара кысаларында күптөрле кызыклы вакыйгалар көтелә:

Дөньяда иң зур  чәк-чәк -2018 кг

Алинә Заһитова чыгышы

Иҗади коллективлар һәм Россия эстрадасы йолдызлары чыгышы

Спорт ярышлары

Ярминкә мәйданчыгы

Мастер-класслар һ.б.

Фестивалнең сәнгать җитәкчесе – Ханс-Йоахим Фрай — танылган европа режиссеры, арт-директор һәм продюсер, «Сириус» белем бирү үзәгенен сәнгать җитәкчесе, Большой театрның генераль директоры киңәшчесе,

Алып баручылар – Павел Воля һәм Ләйсән Утяшева

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*