enrutat
Баш бит / Мәскәү «Татар кызы» бәйгесе кысаларында «Халык гүзәле»н сайлыйлар
Мәскәү «Татар кызы»  бәйгесе кысаларында «Халык гүзәле»н сайлыйлар

Мәскәү «Татар кызы» бәйгесе кысаларында «Халык гүзәле»н сайлыйлар

Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллегее Инстаграмдагы рәсми битендә “Татар кызы 2018” халыкара бәйгесенең төбәк туры кысаларында электрон тавыш бирү бара. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Мәскәү буенча төбәк турының финалына 5 кыз чыккан.

Тавыш бирүдә катнашу өчен:

Инстаграмда @polpredstvo_tatarstana_moskvaбитенә язылырга

Лайк куярга һәм иң ошаган кызны сайлап комментарий калдырырга кирәк

Тавыш бирү 28 июльдә башланган. Бүген тавыш бирү өчен соңгы көн.

Иң күп лайк һәм комментарий җыйган кыз “Халык гүзәле” номинациясендә җиңүче дип танылачак.

Мәскәү буенча төбәк турының финалы 7 июль көнне “Красная пресня” паркындагы Сабан туенда узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*