tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәскәү татар Штабы” Казан галимнәре белән очрашты
“Мәскәү татар Штабы” Казан галимнәре белән очрашты

“Мәскәү татар Штабы” Казан галимнәре белән очрашты

“Татар Штабы”ның 20 еллыгы уңаеннан, Казанда күренекле татар галимнәре белән очрашу узды. Чара Казанның мәшһүр “Милләт йортында” узды. Очрашуда күренекле тарих, тел һәм әдәбият галимнәре Мирфатыйх Зәкиев, Индус Таһиров, Хатыйп Миңнегулов катнашты. Сүз татар халкы тормышында милли оешмаларның роле, ТАССРның 100 еллыгы һәм татар халкы стратегиясе турында барды.

“Татар Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалеев сүзләренчә, оешманың 20 еллыгы уңае белән татарларның рухи башкаласы Казанда зыялылар белән фикер алышу махсус үткәрелә.

  • Безгә Казан галимнәренең сүзе, киңәшләре бик мөһим. Аннан соң Казан татар җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлек итү, уртак проектлар булдыруны күздә тотабыз. Беренче чиратта татар оешмаларын берләштереп торган өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтебезне белдерәбез. Уйлап карагыз, әгәр татар конгрессы дигән оешма булмаса, без – төбәкләрдә яшәүче татарлар нишләр идек?! -, дип сөйләшүне ачты Рөстәм Ямалеев.

Сүзне профессор Хатыйп Миңнегулов башлап җибәреп, узган ел “Татар Штабының” Мәскәүдә әдип Гаяз Исхакыйның 140 еллыгын уздыруын искә алды. Галим “Татар Штабының” Казанда зыялылар белән очрашуын зур вакыйга дип бәяләде.

  • 2017 елда килеп туган тел кризисыннан соң, Казанда татар җәмәгатьчелегенең каушап калып, хәтта Гаяз Исхакыйның юбилеен дә соңлап кына оештырдык. Менә шушы авыр вакытта “Мәскәү татар Штабы” мине Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына чакырды. Мин Мәскәү мисалында төбәкләрдә татарларның йокламавын күреп кайттым. Һәрбер чорда татар оешмаларның, эшмәкәрләренең, лидерларының милләтне саклауда, уятуда роле бик зур булган. Мәскәүдә телебезне, мәдәниятне, мирасыбызны саклау омтылышларын күреп кайттым. Алга таба Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә татар тормышын җанландыру эшен тагын да көчәйтергә кирәк. Чөнки инкыйлабка кадәр дә, аннан соң да Мәскәүнең үзендә татар театры да, нәшриятләр дә, газет-журнал редакцияләре, мәктәпләр дә эшләгән. Минем фикеремчә, татар оешмалары әнә шул булган әйберләрне торгызу эшен алып барырга тиеш -, дип белдерде Хатыйп Миңнегулов.

Академик Индус Таһиров “Мәскәү татарлары Штабы” эшчәнлеген югары бәяләп, милләтне үстерү эшендә телне саклауга зур игътибар бирергә чакырды.

  • Татар милләте дөнья беткәнче яшәячәк, ләкин телне саклауда зур эш башкарырга кирәк” -, дип чыгыш ясады Индус Таһиров.

Галим Мирфатыйх Зәкиев чит төбәкләрдә яшәүче татарларга, шул исәптән Мәскәү татарларына, ТАССРның 100 еллыгы бәйрәменә багышланган чараларда актив катнашырга киңәш итте.

Бу елда “Татар Штабы” Казанда тагын берничә чара оештырырга планлаштыра. Бу нисбәттән, татар блогерлары белән очрашу оештыру һәм “Татар Штабы”на нигез салган дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табеевка багышланган китапны тәкъдим итүне уздыру каралган.

Татар Штабы матбугат үзәге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*