tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәскәү татар Штабы” милләттәшләрне татар матбугаты белән таныштыра
“Мәскәү татар Штабы” милләттәшләрне татар матбугаты белән таныштыра

“Мәскәү татар Штабы” милләттәшләрне татар матбугаты белән таныштыра

Һәрбер яртыеллыкта “Мәскәү татарлары Штабы” башкалада яшәүче милләттәшләрне татар басма матбугаты белән таныштыру өчен Казанда нәшер ителгән газет-журналларга күпләп языла. Киләсе елда Мәскәүдә йөздән артык гаилә “Халкым минем” газетасын укып барачак.

Мәскәү татарларының иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән “Татар штабы” резиденциясенә, Мәскәү Татар милли үзәгендәге китапханәгә йөрүчеләр һәм М. Җәлил исемендәге 1186 татар компонентлы мәктәптә белем алучы балалар татар басмалары белән танышып бара. Аерым алганда, “Татар Штабы” Россия каталогына кертелгән “Халкым минем”, “Шәһри Казан”, “Безнең гәҗит”, “Татар дөньясы» газетларын, “Безнең мирас”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын” журналларына даими языла. Шул рәвешле халыкны татарча газет-журналлар белән таныштырып, телебезне саклауга һәм милли матбугат үсешенә өлеш кертергә тырышабыз, дип саный “Татар Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина.

“Безнең чараларга йөрүче яшьләр дә газет-журналлар белән танышырга омтыла. Без һәрбер татар кешесе басма матбугатны сакларга өлеш кертергә тиеш дип саныйбыз. Әгәр үзебез актив булмасак, аларны аяныч язмыш көтә бит” -, дип белдерде Гөлнара Яруллина.

“Татар Штабы” матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*