tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәскәү татарлары Штабы” Калуга шәһәрендәге балалар йортында булды
“Мәскәү татарлары Штабы” Калуга шәһәрендәге балалар йортында булды

“Мәскәү татарлары Штабы” Калуга шәһәрендәге балалар йортында булды

Әлеге балалар йортында үзәк нерв системасы зарарланган сабыйлар тәрбияләнә. “Мәскәү татарлары Штабы” активистлары Изге Рамазан аенда балаларның хәлен белде һәм үзләре белән күчтәнәчләр дә алып килгәннәр.

Балалар йортында 1 айлык сабыйдан алып 4 яшькәчә 78 бала тәрбияләнә. Алар арасында ятимнәр, әти-әнисе авыр хәлдә калган сабыйлар, инвалидлар. Бу Калуга өлкәсендәге шундый бердән-бер йорт. Кунакларны биредә учреждениенең баш табибы Надежда Трояновская каршы алды.

Штаб активистлары балаларга бүләкләрен тапшырды, алар белән урамда йөрделәр, уйнадылар. “Татар Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина белдергәнчә, теләге булган һәркем, изгелек кылу өчен, ярдәм кулын суза ала. “Мине яшьләрнең әлеге акциягә кушылырга теләк белдерүе сөендерде. Без алдагы көннәрдә дә бу балалар йортына киләчәкбез”, диде ул.

“Татар Штабы” матбугат хезмәте

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*