tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәскәү татарлары штабы” планнар кора
“Мәскәү татарлары штабы” планнар кора

“Мәскәү татарлары штабы” планнар кора

“Мәскәү татарлары штабы” яшьләр советы үзенең киңәйтелгән  утырышын уздырды. Алар 2019 нчы елга планнар кора. Игътибар үзәгендә алда торган мөһим вакыйгалар: Бөтенроссия халык санын исәпкә алу, ТАССРның 100 еллыгы. Совет утырышында иң актив яшьләргә Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Тагын бер матур күренеш: “Аулак өй”  дә  оештырдылар. “Штаб”ның координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренә караганда, максат- яшьләрне милли гореф-гадәтләр белән күбрәк таныштыру. Мондый чаралар ешрак үткәрелергә тиеш. Юкса, иртәгә соң булырга мөмкин.

«Аулак өй» төрле конкурслар белән үрелеп барды, Илһам Шакиров ны да искә алдылар. Аның репертуарыннан җырлар яңгырады, дип хәбәр итә “Мәскәү татарлары штабы” матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*