tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары “Штабы” Тукайга багышланган флешмоб башлый
Мәскәү татарлары “Штабы” Тукайга багышланган флешмоб башлый

Мәскәү татарлары “Штабы” Тукайга багышланган флешмоб башлый

Мәскәү татарлары “Штабы” шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган “Тукайны онытмыйбыз” флешмобын башлый. Флешмоб 26 апрельга – милләт шагыйренең туган көненә кадәр дәвам иттереләчәк.
“Тукайны онытмыйбыз” чарасы Тукай иҗатын Мәскәү яшьләре арасында таныту, татар телен өйрәнү һәм милли мәдәниятне  саклау мәсьәләләрен актуальләштерү өчен үткәрелә.
Флешмобта һәркем катнаша ала. Моның өчен Тукайның шигырен татар телендә камерага сөйләргә һәм видеоны #тукайштабтатар хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.
“Штаб” лидеры Рөстәм Ямалеев белдергәнчә, Тукай юбилеен Мәскәүдә дә лаеклы үткәрергә һәм яшьләрне милли мәдәнияткә тартырга кирәк.
Мәскәү татарлары “Штабы”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*