tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары Штабында беренче тапкыр татар һәм башкорт студентлары активистлары очрашты
Мәскәү татарлары Штабында беренче тапкыр татар һәм башкорт студентлары активистлары очрашты

Мәскәү татарлары Штабында беренче тапкыр татар һәм башкорт студентлары активистлары очрашты

Мәскәү татарлары Штабында студентларның чираттыгы очрашуы узды. Әлеге чараның әһәмияте шунда – татар Штабында беренче тапкыр татар һәм башкорт студентлары активистларының бергә җыелуы. Кичә зур мегаполиста туган телне, мәдәниятне саклауда хезмәттәшлек итү, үзара ярдәмләшүгә багышланды.

Очрашуда 70ләп студент катнашты. Аларның күпчелеге – Мәскәүдә укучы Татарстан һәм Башкортстан яшьләре. Очрашу Мәскәү татарлары Штабының Россия башкаласында татар һәм башкорт халкын берләштерүгә юнәлдерелгән проекты кысаларында узды.

«Штаб» координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, кичәнең төп максаты татар һәм башкорт студентларын берләштерү, уку йортларында якташлык оешмалары эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итү иде.

 «Студентлар арасында хезмәттәшлек барса, Мәскәүдә татар проектлары үсеп китәр иде. Аннан без башкорт һәм Башкортстан татарлары белән элемтәләрне ныгытырга телибез. Очрашуда уртак тел таба алдык” -, диде Гөлнара Яруллина.

Шулай ук очрашуда якынлашып килгән Рамазан аен үткәрү, ураза вакытында ифтарлар оештыру мәсьәләсе дә күтәрелгән. Студентлар “Штаб”ка студентлар өчен берничә ифтар оештыруны сораган.

Мәскәү татарлары Штабы матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*