tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү яшьләре “Табышмак” квестын оештыра
Мәскәү яшьләре “Табышмак” квестын оештыра

Мәскәү яшьләре “Табышмак” квестын оештыра

15 август көнне Мәскәүдә “Табышмак” исемле квест узачак. Чараны оештыручылар аның максаты Мәскәүдәге татар хәрәкәтен җанландыру, аны заманча проектлар белән баету, дип белдерә. Квест дәвамында татар мәдәнияте, тарихы, әдәбиятыннан сораулар биреләчәк.

Мәскәүдәге татар яшьләре тик утырмый. Татар телен укыту дәресләре, “Аулак өй”, “Яңарыш” әдәби кичәләре кебек кызыклы чаралардан тыш алар шәһәр тарихында беренче татар квестын оештырырга планлаштыра.

Квестның исеме – “Табышмак”. Бу – уен формасында Мәскәү буйлап оештырылачак бәйге. Катнашырга теләүчеләр төркемнәргә берләшеп, шәһәр буйлап йөгереп йөреп төрле биремнәр үтәргә, сорауларга җавап бирергә тиеш булачак.

Сораулар һәм биремнәр төрле өлкәләргә карый, шуңа күрә төркемнәрдә белем ягыннан төрле кешеләр булуы киңәш ителә. Иҗади биремнәр дә шактый булачак. Татар мәдәнияте, тарихы, әдәбиятыннан сорау-биремнәр дә күп булачак.

Һәр төркемдә күп дигәндә дүрт кеше булырга тиеш. Үз төркеме булмаган кешеләрдән оештыручылар үзләре төркем туплыйлар. Квестта катнашу түләүле, аның бәйсе 500-700 сум. Моны оештыручылар оештыру чыгымнары белән аңлата.

Бәйге турында сорауларны “Табышмак”ны оештыручыларының берсе Альберт Хәмәтшинга юлладык.

– Альберт, чараны оештыручылар кем?

– Бәйгене без дуслар белән бергә оештырабыз, идея берничә атна элек кинәт кенә барлыкка килде. Проектны без әле берничек тә рәсмиләштермәдек, андый планнарыбыз да юк.

Дөрес, оештыручыларның барысы диярлек (ә без 4 кеше) “Яңарыш” әдәби кичәләре чараларында катнаша.

– Чараның максатлары нәрсәдә?

– Максатларыбыз иң изге (көлә). Мәскәүдәге татар хәрәкәтен җанландыру, аны заманча проектлар белән баету. Яшьләр өчен оештырылган бәйгеләрнең күбесе күңел ачу чаралары булып үткәрелә, безнең ният – шуңа өстәп яңа белем бирү, татар мәдәнияте белән кызыксындыру.

– Татарга бәйле булган сораулар, биремнәр күпме була?

– Беренчедән, бәйге тарихи татар мәхәлләсендә үтә. Мәчет, Әсадуллаев йорты, Тукай һәйкәле – барысы да биредә урнашкан.

Уен җәяүле була, аның беренче этабы “Бегущий город”, “Следопыт” кебек шәһәр квестларына охшаш. Табышмакларны чишкәннән соң, уенчыларга төрле адрестагы урыннар билгеле булачак. Алар маршрутны төзеп шушы урыннарда төрле биремнәр үтәячәк.

Икенче этап тулысынча татар тематикасына багышланган. Анда да уенчыларга башваткычлар чишәргә тәкъдим итәрбез. Кыскасы, үзегез килеп катнашып карагыз – шунда белерсез!

– Бу квестны дәвамлы итәргә уйлыйсызмы соң?

– Беренче уен уңышлы гына үтсен, шуннан дәвамы булачак.

Чараның Вконтакте төркеменнән күренгәнчә, квестка игътибар зур. Ул 15 август көнне көндезге сәгать 11дә башланыр дип көтелә.

Рашат Якупов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*