tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Җәмигъ мәчете 23 сентябрьдә ачылачак
Мәскәү Җәмигъ мәчете 23 сентябрьдә ачылачак

Мәскәү Җәмигъ мәчете 23 сентябрьдә ачылачак

Корбан гаетенә туры китереп 23 сентябрьдә реконструкциядән соң Мәскәү Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә ачылачак.

Ачылу бәйременә Россиянең иң югары җитәкчелеге катнашыр дип көтелә.

Мәскәү Җәмигъ мәчете тарихы 1894 елдан башлана дип исәпләнә. Шул елны икенче Мәскәү мәхәлләсе имамы Бәдретдин Алимов шәһәрнең төньяк өлешендә мәчет салу рөхсәте сорый. Берничә елга сузылган хат язулардан соң хакимият шәхси милектә булган җирдә мәчет төзергә рөхсәт бирә. Шул максат белән Выползов тыкрыгында Касыйм татарларыннан булган сәүдәгәрләр Байбеков, Акбулатов һәм Бакиров 55 мең сумга җир сатып алалар. 1904 елда Җир сатып алудан калган акчага һәм Рәзән өлкәсе Абе авылыннан чыккан Салих Ерзин ярдәәме белән мәчет салына. Нижгар татарларыннан булган Бәдретдин Алимов мәчетнең беренче имамы була.

Бина тиз салынганга һәм анда йөрүчеләр саны артканга күрә, мәчет җимерелә башлый. Мөятиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендә мәчетне реконструкцияләү проекты башкарылды. Төзекләндерү эшләренә кадәр мәчет мәйданы 964 кв.м. булса, хәзер – 18 900 кв.м. Алты катлы бинада 7 лифт урнаштырылган, бәйрәм көннәрендә мәчеткә 10 меңләп кеше керә ала. Мәчет гөмбәзе биклеге 46 метр, диаметры – 27 м.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*