tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә 10 еллык реконструкцияләүдән соң Җәмигъ мәчетен ачу тантанасы үтте
Мәскәүдә 10 еллык реконструкцияләүдән соң Җәмигъ мәчетен ачу тантанасы үтте

Мәскәүдә 10 еллык реконструкцияләүдән соң Җәмигъ мәчетен ачу тантанасы үтте

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Мәскәү җәмигъ мәчетен, 10 ел буена реставрацияләнгәннән соң, тантаналы төстә ачты. Моннан 111 ел элек төзелгән урында мәһабәт бина булып калкып чыккан төп мәчетне чау тантанасын туры эфирдан карау мөмкинлеге булдырылды.

Шуңа кадәр Коръән сүрәләре белән башланган тантананы ачкан Равил хәзрәт Гайнетдин, Фәләстин президенты Мәхмүд Аббәс, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, аннары Россия Президенты Владимир Путин шушы гаҗәеп бина каршындагы мәйданда чыгыш ясады. Җыелган җәмәгать Илбашын аягүрә алкышлап хөрмәтен күрсәтте.

Аерым алганда, Президент Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары өчен бүген бик зур вакыйга. Европада иң зур булып, яңа һәм заманча рәвешле мәһабәт булып Мәскәү җәмигъ мәчете тарихи урынында төзелде. Ул Мәскәүдә, бөтен Россиядә гыйльми, чын ислам кыйммәтләре арттыру, гуманистлик идеяләр тарату, изге эшләр бәрабәренә мөселманнарны гына түгел, төрле дин тарафдарларын да берләштерергә булышу белән шөгыльләнә торган рухи үзәк булыр, дип Илбашы ышаныч баглады. Мәчетнең күзләрне иркәли торган бүгенге рәвешкә китерелешенә ярдәм иткән Россия һәм чит илләр мөселманнарына, Төркия, Казакъстан Хөкүмәтләренә рәхмәт белдерде.

“Традицион ислам – Россия рухи тормышының аерылгысыз өлеше. Күп милләтле, күп конфессияле илебез өчен тыныч-тату яшәү аеруча әһәмиятле”, – дип, Россия Президенты Мәскәүдә мөселманнар Урта гасырлардан бирле гомер итүен, шуның расламасы буларак атамаларда әле дә саклануын дәлил итеп китерде.

Соңгы елларда Татарстанда, Башкортстанда, Чечняда мәһабәт мәчетләр калкып чыкты, гомумән, ил буенча төрле төбәкләрдә мәчетләр төзелде, мәдрәсәләр ачылды, дип билгеләп үтте Президент. Мөселман яшьләрен традицион ислам кыйммәтләрендә тәрбияләү мөһимлегенә басым ясады. Традицион ислам нигезләренә таянган чын дин-исламның үз системасына ихтыяҗ булуын искәртеп, В.Путин рухи һәм фәнни-агарту үзәкләре булдыру заруриятен әйтте. Дәүләт алга таба да илебез мөселман динен өйрәнү мәктәбен торгызуда, дини белем бирү системасын булдыруда ярдәм итәчәк, дип ышандырып куйды. Фикеренең дәлиле буларак Россия Президенты Татарстан җитәкчелегенең Болгар ислам академиясен булдыру тәкъдимен хуплавын китерде.

Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасы Корбан гаете алдыннан үткәрелүен искәртеп, Президент Владимир Путин барлык мөселманнарны шушы җәмигъ мәчет ачу вакыйгасы һәм якынлашып килгән Корбан гаете белән котлады, матур теләкләрен ирештерде.

Аннары Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин мәчет диварындагы алтактага ябылган ак пәрдәне төшереп, җәмигъ мәчетне символик ачты.

Россия һәм ислам дөньясы тарихына кереп калачак тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашуын искәртик.

Трибунада беренче рәттә мәртәбәле кунаклар арасында чит илләр җитәкчеләре, РФ Президенты В.Путин белән янәшә утырган Р.Гайнетдин, Мәскәү мэры С.Собяниннан соң ТР Президенты Р.Миңнеханов, ЧР башлыгы Р.Кадыйров белән бергә дустанә мөгамәләдә үзебезнең һәм чит илләрнең югары даирәсе белән күрешеп, вакыйга шатлыгын уртаклашты.

Аннары мәртәбәле кунаклар мәчет эченә үтте. Реконструкцияләнгән мәчеттә беренче тапкыр азан әйтелде, мәчет комплексы эшенә кереште.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*