tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә ана телен һәм татар тарихын укыту мәсьәләре турында сөйләшәчәкләр
Taglil uku
Taglil uku

Мәскәүдә ана телен һәм татар тарихын укыту мәсьәләре турында сөйләшәчәкләр

14 декабрьдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә “Татар халкының милли-мәдәни йөзен саклауның актуаль мәсьәләре” дигән  конференция үтәчәк.

Конференциядә Мәскәү төбәгендә татар халкының тарихын, әдәбиятын укыту, ана телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү  проблемалары каралачак.

Программада галимнәр, укытучылар, сәнгать белегечләре чыгышлары каралган. Сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясаячак дип көтелә.

Бу чарага Мәскәү төбәгендәге фәнни-тикшеренү институтлары, гыйльми хезмәткәрләр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре чакырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*