enrutat
Баш бит / Мәскәүдә Асадуллаев йортында татар тарихы буенча лекция
Мәскәүдә Асадуллаев йортында татар тарихы буенча лекция

Мәскәүдә Асадуллаев йортында татар тарихы буенча лекция

27 сентябрьдә Мәскәү татар мәдәни үзәгенең китапханәсендә тарих фәннәре докторы, профессор, татар тарихы буенча күп санлы китаплар авторы Александр Череминның лекциясе үтәчәк.

Чараны Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе, татар мәдәни үзәге, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татар морзалары мәҗлесе оештыралар.

Лекция «Сәет-Әхмәт бәк нәселе варислары» дип атала. Сәет-Әхмәт — Темников шәһәренә нигез салучы, аның варислары татар морзаларының күпчелеген тәшкил итә.

Башлана: 18.00. Керү ирекле.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*