tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Аулак өй”дә танышкан яшьләр татар гаиләләре төзи
Мәскәүдә “Аулак өй”дә танышкан яшьләр татар гаиләләре төзи

Мәскәүдә “Аулак өй”дә танышкан яшьләр татар гаиләләре төзи

Мәскәүдә татар яшьләре янә “Аулак өй”гә җыелды. Чарада 100 дән артык егетләр һәм кызлар катнашты.

Агымдагы елның февраль аенда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Мәскәү татарлары белән очрашу үткәрде. Очрашуда татар халкының гореф-гадәтләрен торгызуның мөһим булуы турында сүз алып барылды. Шул рәвешле, Мәскәүдә татар Штабында “Аулак өй” февраль аеннан бирле көтеп алган чарага әйләнде.

“Аулак өйдә” татар яшьләре аралаша, таныша, татар гаиләләрен төзү буенча киңәшләр ала.

Татар Штабы вәкиле, эшмәкәр Марат Шаниязов фикеренчә, зур шәһәрләрдә мондый чаралар уздыру бик мөһим. “Монда татар яшьләре танышып кавыша ала. Гаилә корырга гына түгел, яңа дуслар табыла, хезмәттәшлек итәр өчен партнерлар белән танышабыз. Татарлар Штабы проектлары ярдәмендә ярты ел эчендә Россиянең төрле төбәкләреннән танышлар таптым”, – дип сөйләде ул.

“Аулак өй”дә кичләр татарча җырлар, биюләр белән үрелеп бара. Яшьләр татарча сөйләшә.

Штаб лидеры Рөстәм Ямалеев белдерүенчә, татар яшьләре үзара татарча сөйләшергә тели. “Аулак өй” гаиләдә татар телен саклап калуның мөһимлеген аңлатуның бер коралы булып тора.

Әлеге проектның төп нәтиҗәсе – бер ел эчендә дистәгә якын татар гаиләсе барлыкка килде. Мисал өчен, август аенда ике парның туе үтәчәк, дип хәбәр итә Мәскәүдәге татарлар Штабы.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*