tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак
Мәскәүдә Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак

Мәскәүдә Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, 6 июньдә Мәскәү шәһәрендә XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак. Чарада Мәскәү, Татарстан, Дагыстан, Чечня һәм Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар көтелә.

Бәйгедә җиңү яулаучы Халыкара Коръән укучылар конкурсында Россия исеменнән чыгыш ясаячак. Ул быел октябрь аенда Мәскәүдә узар дип ниятләнә.XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә катнашучының Коръән хафиз булуы шарт. Бәйгедә 12-30 яшьлек Россия гражданы булган ир-егетләр генә катнаша ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*