tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә булачак юбилей чаралары турында сөйләштеләр
Мәскәүдә булачак юбилей чаралары турында сөйләштеләр

Мәскәүдә булачак юбилей чаралары турында сөйләштеләр

Мәскәү Җәмигъ мәчетенең административ бинасында Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин җитәкчелегендә эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә якын айларда РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары шурасының хисап һәм юбилей чараларына әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.

Анда РФ Диния нәзарәте делегатларының VII съезды, шулай ук Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 115 еллыгы, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең 25 еллыгы, Мәскәү ислам институтының 20 еллыгы уңаеннан оештырылачак тантаналы чаралар турында фикер алыштылар.

Быел мөселманнар шулай ук мөфти шәех Равил Гайнетдинне 60 яшьлек юбилее белән котлаячаклар, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы сайты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*