tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиевны искә алдылар
Мәскәүдә дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиевны искә алдылар

Мәскәүдә дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиевны искә алдылар

“Мәскәү татар Штабы” Татарстанның элеккеге җитәкчесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевны искә алды. 4 март – дәүләт эшлеклесе, “Татар Штабын” оештыручы Фикрәт Табиевның туган көне.

Шул уңайдан аның каберенә чәчәкләр салынды һәм “Фикрәт Табиев” дигән китапны тәкъдим итү чарасы узды.Аның  авторы Раил Вахитов сүзләренчә, Фикрәт Табиев Татарстанның икътисади көчен  үстереп калдырган шәхес. Аның тырышлыгы белән Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре барлыкка килде, “КамАЗ” төзелде, “Оргсинтез” кебек заводлар сафка басты.

Җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Ямалеев белдергәнчә, “Татар Штабы” Табиевның эшчәнлеген дәвам иттерә, ягъни Татарстан кадрларын Мәскәүдә үстерү һәм мәдәниятне саклау буенча.

«Татар Штабы» матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*