tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Гаилә җырлый” фестиваль-конкурсы уздырыла
Мәскәүдә “Гаилә җырлый” фестиваль-конкурсы уздырыла

Мәскәүдә “Гаилә җырлый” фестиваль-конкурсы уздырыла

25 февральдән 25 октябрьгә кадәр Мәскәүдә беренче мәртәбә “Гаилә җырлый” шәһәр фестиваль-конкурсы уздырыла. Анда катнашуга Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче гаилә иҗат коллективлары – дуэтлар, триолар, квартетлар, ансамбльләр чакырыла. Яшь буенча чикләүләр юк.

Фестиваль-конкурсны “Ак калфак” татар рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне өйрәнү, үстерү һәм җәелдерү төбәк иҗтимагый оешмасы, “Татарстан якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияты оештыра.

Катнашучылар сәләтләрен 2 жанрда күрсәтә ала: вокал һәм музыка уен кораллары, дип хәбәр итә ТРның РФдагы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Гала-концерт ноябрь-декабрь айларында Мәскәү концерт залларының берсендә татар эстрадасының йолдызлы иҗади гаиләләре катнашында була. Җиңүчеләргә махсус бүләк – Казанга гаилә белән сәфәр кылуга юллама тапшырылачак.

“Татар-информ” МА

Конкурс положениесен һәм заявка формасын Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтыннан карарга була

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*