tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Хәрәкәт” премиясен тапшыру тантанасы узды
Мәскәүдә “Хәрәкәт” премиясен тапшыру тантанасы узды

Мәскәүдә “Хәрәкәт” премиясен тапшыру тантанасы узды

Бүген Мәскәүдә Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Яшьләр советы Татар яшьләре көнен үткәрде. Чара кысаларында «Хәрәкәт-2017» яшьләр проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды.

Тантанада Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Тантаналы чарага җыелучыларны сәламләп, ул “Хәрәкәт” бәйгесенең әһәмиятен билгеләп узды.

“Казаннан кайнар сәламнәр алып килдем. Мондый бәйгене үткәрү безнең өчен горурлык һәм зур дәрәҗә. Мәскәүдә милләтне һәм телне саклап яшәвегез өчен рәхмәт! Бергә, бердәм булып аралашып яшик”, – диде ул, дип китерә аның сүзләрен «Татар-информ”.

Чарада катнашучыларга видеоролик аша Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймев мөрәҗәгать итте.

“Мин авылда тугыз балалы гаиләдә туып үстем. Якташларым, әти-әнием, туганнарым безне үз үрнәкләрендә хезмәтне яратырга һәм тырыш булырга өйрәтте. Кешене кеше иткән – хезмәт. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Бу мәкальне ишетеп үстек. Уңышның сере кешеләрне тыңлый һәм аралаша белүдә. Яхшы сүз – җан азыгы. Бөек Тукай әйткәнчә, яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. Шуңа күрә тырыш булыгыз һәм максатларыгызга ирешеп яшәгез”, – диде ул экран аша.

“Хәрәкәт” премиясен тапшыру тантанасы Мәскәүдә татар яшьләренең иң төп чарасы. Биредә иң яхшы татар проектлары билгеләп үтелә. Быел алар 5 номинациядә бәяләнде: “Татар теле, әдәбияты, тарих, татар халык традицияләре, татар яшьләре берләшүе”, “Иң яхшы яшьләр берләшмәсе”, “Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү”, “IT-өлкәсендә һәм медиа киңлектә иң яхшы проект”, “Ышанычлы җилкә”.

Шулай ук чара кысаларында сувенирлар ярминкәсе оештырылды, бүләкләр уйнатылды, милли ризыклар тәкъдим ителде.

Беренче тапкыр «Хәрәкәт» проекты 2014 елда Мәскәүдә тормышка ашырылган иде.

Оештыручылар Татар яшьләре көне  һәм “Хәрәкәт” премиясен тапшыру тантанасы уңаеннан бик кызыклы программа әзерләгән иде. Яшьләр үз проектларын тәкъдим итте һәм иң яхшылары дип табылганнары лаеклы беренчелекне яулады. Шулай ук килгән кунаклар өчен Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт тәкъдим ителде. Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Асаева, Сөмбел Билалова, Әлфия Шәрипова, Әлфия Нигъмәтуллина, “Илдан” бию ансамбле, Эльвира Ракипова, Шүрәле, Safra, Kazan World теркемнәре, квартет Grato, «ZAMAN» этно-проекты,  Дилия Әхмәтшина, Лия Шәмсина һ.б. чыгышлары концертның бизәге булды.

Елның иң яхшы проектлары:

Иң яхшы яшьләр берләшмәсе (югары уку йорты каршында эшләп килүче якташлык) – “Тatarln” яшьләр клубы,

Информацион технологияләр һәм массакүләм мәгълүмәт чаралары, дизайн, текстиль һәм архитектура өлкәсендә иң яхшы проект – “NIKAH day” никах журналы,

Татар халкының телен һәм әдәбиятын, тарихын, гореф- гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән, татар яшьләрен берләштерү өлкәсендә иң яхшы проект – “Нижгарfest” Ниҗгар татар якташлыгы,

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә уңышлы проект – “7я” һәм “Сабантуй” яшьләр клубы җиңү яулады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*