tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак
Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак

Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак

27 октябрьдә Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналы залында мәшһүр татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак.

Җырчы истәлегенә концертлар циклын Рәшит Ваһапов фонды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештыра.

Искә алу кичәләре күптән түгел арабыздан киткән бөек җырчының истәлеген мәңгеләштерү, аның иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалау, шулай ук татар мәдәниятен алга таба үстерү, милли бердәмлекне ныгыту максатыннан Казан, Уфа һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак.

Концертның программасы Илһам Шакиров репертуарындагы иң яхшы әсәрләрне үз эченә ала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*