tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Камал театры филиалын булдырырга тәкъдим иттеләр
Мәскәүдә Камал театры филиалын булдырырга тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә Камал театры филиалын булдырырга тәкъдим иттеләр

Мәскәүдәге Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музее генераль директоры Дмитрий Родионов һәм Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе, татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов Мәскәүдә Г. Камал театры филиалы буларак татар театрын булдырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Мәскәү татарлары Штабы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге тәкъдим Мәскәүдә Камал театры гастрольләрен ачу тантанасы кысаларында «Марсель Сәлимҗанов театры» күргәзмәсендә яңгырады.

Мәскәүдә татар театрын торгызу идеясе үзенең актуальлеген югалтмый. 2017 елда «Татар штабы» лидеры Рөстәм Ямалиев «Атна вакыйгалары» газетасына биргән интервьюсында Мәскәүдә Г.Камал исемендәге театр филиалын булдыру кирәклеген билгеләп үткән иде.

«Мәскәү татарларына, тел һәм мәдәниятне саклау өчен, татар театры кирәк. Театр зур мегаполиста безнең мәдәни оазиска әверелер иде. Камал театры гастрольләрен дә ел саен үткәрергә кирәк. «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле татарларның күп кенә глобаль проблемаларын күрсәтте», – диде Ямалиев.

https://tatar-inform.tatar/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*