tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Кәрим Тинчурин театры гастрольләре тәмамланды
Мәскәүдә Кәрим Тинчурин театры гастрольләре тәмамланды

Мәскәүдә Кәрим Тинчурин театры гастрольләре тәмамланды

10 нчы ноябрь, Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү каласындагы гастрольләре зур уңыш белән тәмамланды. Театр Мәскәү тамашачысына “Акча бездә бер букча” (З.Хәким) һәм “Хыялый” (С.Әбүзәров) лирик комедиясен тәкъдим итте.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысына ике спектаклен тәкъдим итте. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр ителгән иде. Театрның гастрольләре 10нчы ноябрь көнне тәмамланды.

Беренче көнне Мәскәүдә  “Акча бездә бер букча” спектакле куелды. Әлеге пьесаның төп герое бер букча акча таба һәм аны капма-каршы уйлар аптырата: букчаны хуҗасына кайтарыргамы, иясә үзенә калдырыргамы?.. Күпләр, матди байлыкка ирешергә теләп, үзләренең ялгыш юлга басканын сизми дә кала, намусына тап төшерә, гомеренең чын бәхетен табудан мәхрүм кала — спектакль нәкь шуның турында.

“Хыялый” лирик комедиясе дә тамашачыларны фәлсәфи уйларга этәрде. Спектакльдә тормышны сөйгән, үз гомерен матур итеп үткәрә белгән һәм картлык көнендә дә үз хыялларын онытмыйча яшәгән картны күрәбез. Авылга яшь шәфкатъ туташы кайту белән, карт белән карчыкның тыныч тормышы кызыклы вакыйгалар белән тула. Тамашачылар, геройлар белән берлектә, бу тормышны сөяргә, хыялланырга, яратырга өйрәнәләр…

Театр коллективын Мәскәү тамашачысына җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

vk.com

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*