tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә киләчәкне күрсәттеләр
Мәскәүдә киләчәкне күрсәттеләр

Мәскәүдә киләчәкне күрсәттеләр

Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре тәмамланды. Ике көн дәвам иткән чаралар сенаторларга республика тормышын һәм мөмкинлекләрне күрсәтү белән генә чикләнмәде, әлбәттә. Федерация Советы Татарстанның социаль-икътисади үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул итте.

Инде хәбәр иткәнебезчә, ча­раның беренче көнендә Федерация Советында берничә утырыш узды. Икенче көнне исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очраштылар. “Татарстан – лидерларның берсе, башкаларга үрнәк төбәк”, – диде Мат­виенко һәм республика вә­килләре катнашында узган утырышларда җитди эш башкарылганын әйтте. Рөстәм Миңнеханов Федерация Советында төбәк тәҗри­бә­ләрен тәкъдим итүне уңай бәялә­де. “Һәр төбәкнең башка субъектларга кызык булырлык тәҗ­ри­бәсе бар”, – диде ул.

Әнә шул тәҗрибәне Федерация Советында оештырылган һәм Татарстанның социаль-икътисади мөмкинлекләренә багышланган күргәзмәдә дә күрсәтергә тырыштылар. Әлеге чарада төбәкнең мәгълүмат технологияләре, спорт өлкәсендә казанышлары, Иннополис университеты, КАМАЗ, “Татспиртпром” һәм башка эре предприятиеләрнең эше белән таныштырдылар. “Татарстанда киләчәк килеп җиткән икән инде”, – дип бәя бирде Валентина Матвиенко.

Булганны арттыру турында исә Федерация Советының пленар утырышы кысаларында узган “Субъект сәгате”ндә фикер алыштылар. Татарстан Президенты әйтүенчә, быел республикада тулаем төбәк продукты (ТТП) күләме 2,4 триллион сумнан да ким булмас дип көтелә. “Җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләме 2,7 триллион сум тирәсе булачак. Соңгы 10 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 5,1 триллион сум тәшкил итте. Дәүләт инвестицияләренең 1 сумына 10 сум шәхси инвестиция җәлеп ителгән”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Билгеле булганча, Татарстанда 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе кабул ителгән. Әлеге документ кысаларында 2030 елга ТТП күләмен 5 триллион сумга җиткерү күздә тотыла.

Республика башлыгы чыгышында Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть чыгару, аны эшкәртү, нефть химиясе тармаклары турында сөйләде. Киләсе елда КАМАЗга 50 ел тулганын искә төшерде. Бәйрәм чаралары белән чикләнеп калмыйча, автокалада инфраструктураны яхшырту эшләре дә башкарылачак. Моннан тыш, Техник университет ачу нияте дә бар. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, энергетика һәм транспорт юнәлешендәге зур проектларны тормышка ашыру һәм башка бурычларны үтәү өчен федераль дәрәҗәдә ярдәм кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә үз чыгышында уңыш серен ачты. “Без “Абруйлы Президент – Көчле Парламент – Нәтиҗәле Хөкүмәт” формуласын кулланабыз”, – диде ул.

“Татарстан – Россиядә иң уңышлы үсүче төбәкләрнең берсе, – диде Валентина Матвиенко. – Бу уңышның сәбәпләре күп. Ә иң мөһимнәре – республикада яшәгән һәр кешенең хезмәте белән бу уңышка керткән өлеше һәм нәтиҗәле дәүләт идарәсе”. Ике көн дәвам иткән чараларга нәтиҗә чыгарып, Федерация Советында Татарстанның социаль-икътисади үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул иттеләр.  Валентина Матвиенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Федерация Советының иң югары бүләге – “Парламентаризмны үстерүдәге хезмәте өчен” мактау билгесен тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин исә Федерация Советы Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды.

Сүз уңаеннан, Татарстан көннәре кысаларында Мәскәүдә ике матч уздырырга да вакыт тапканнар. Татарстан белән Федерация Советы командалары арасында узган футбол очрашуы 3:3 исәбенә тәмамланды. Волейболда исә хуҗалар көчлерәк булып чыкты.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*