tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Киноҗомга» кичәләр циклы башланды
Мәскәүдә «Киноҗомга» кичәләр циклы башланды

Мәскәүдә «Киноҗомга» кичәләр циклы башланды

Мәскәү татарлары автономиясе Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә «Киноҗомга» кичәләр циклын тәкъдим итте. Кичәнең модераторы буларак Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Дусаева чыгыш ясады. Проектның максаты — тамашачыларны милли кинолар белән таныштыру, диул. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Октябрьдә зур экранда «Алтын тәлинкә» кинематография өлкәсендә I Төбәкара премия каталогыннан иң яхшы фильмнарны күрсәтәчәкләр. Проектны «Кире» нәфис фильмын күрсәтүдән башлап җибәрделәр.

2 октябрьдә Татар мәдәни үзәгендә зал тулы булган. Фильмның төп геройлары, Татарстан Республикасының атказанган артистлары — Камил Ларин, Зөлфия Вәлиева һәм Фәнис Җиһаншин «Киноҗомга» тамашачыларына видеосәламләү җибәргән.

«Алтын тәлинкә» кинопремиясе җитәкчесе Альбина Нәфыйгова әлеге фильмны төшерү турында сөйләгән, тамашачыларның сорауларына җавап биргән.

Алдагы җомгада (9 октябрь) Татар мәдәни үзәгендә «Өченче буын» альманахы күрсәтеләчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*